Башкортстан Республикасы башкаласында Русия һәм Белоруссия төбәкләренең Х форумы кысаларында «Дуслык урамы» дигән милли мәдәниятләр фестивале уза. Туган дәүләтләр халыклары ишегаллары Зәки Вәлиди урамыннан алып, Карл Маркс урамы белән киселешкә кадәр урнашкан.
Башкала халкы һәм кунаклары анда Русия һәм Белоруссия халыкларының милли колориты һәм мәдәнияте белән якыннан таныша алачак. Шулай ук бу көннәрдә фестиваль мәйданчыгында ике илнең иҗади коллективлары чыгыш ясаячак.
"Дуслык урамында" Уфа халкы һәм кунаклары шулай ук Башкортстан халыклары дуслыгы йортының уникаль проекты – "Дуслык келәме" белән таныша алачак.
Ул республиканың тарихи-мәдәни үзәкләре хезмәткәрләре тарафыннан «Агыйдел" оешмасы, башкорт келәм ясау осталары катнашлыгында сугылган һәм дуслык тирмәсендә урнашкан. Зур күләмле эшләнмә Башкортстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның традицион бизәкләре һәм орнаментлары фрагментлары белән тутырылган.
«Дуслык урамы" милли мәдәниятләр фестивале 26-28 июньдә иртәнге 10нан 22 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Фото: Башинформ