+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

“Туган ягым җире — әкиятләр иле”

Миякә районының Әнәч авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме узды.

“Туган ягым җире — әкиятләр иле”“Туган ягым җире — әкиятләр иле”
“Туган ягым җире — әкиятләр иле”


Республика буйлап халкыбызның яраткан бәйрәме – сабантуйлар гөрли, авылдашлар, туганнар бергә җыела, аралаша, ял итә.

Әнәч авылында сабантуй соңгы утыз елда үткәрелмәде. Ниһаять, быел авыл халкы киңәшләшеп, берләшеп, күп көч салып, әлеге матур бәйрәмне тергезеп җибәрде. Авыл советы башлыгы Рәсимә Булатова җитәкчелегендә авылдашлар күптән үткәрелмәгән бәйрәмне яңарту һәм традициягә кертү теләген белдереп, бу эштә актив катнашты, бердәмлек күрсәтте. Иң актив оештыручылар арасында авылда яшәүче бар яклап та оста куллы абыйлар, Себер якларында эшләгән егетләребез булды.
Сабантуй – бик күңелле бәйрәм. Аңа әзерлек тә шулай ук күтәренке кәеф белән уза. Әнәч авылы мисалында да бу ачык күренде. Бәйрәм алдыннан авылдашлар да төркемнәргә бүленеп, нәкъ йола кагыйдәләре буенча, урамнар буйлап бүләк җыярга чыкты. Колга алып, аңа сөлгеләр, яулыклар асып, йомырка җыеп йөрү бик күңелле үтте. Бу матур күренештә өлкәннәр дә, балалар да катнашты. Бүләк җыючыларның җыр-биюләре, такмаклары һәм матур шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады – халык шау-гөр килде. Авылдашлар капка төпләренә чыгып, сабантуй төркемен чәйләр әзерләп көтеп торды. Бердәмлек, татулык һәм бәйрәм кәефе авылны җанландырды.
“Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме исә авыл мәктәбендә хөрмәтле кунаклар белән истәлекле очрашудан башланып китеп, иртәннән алып кичкә кадәр дәвам итте. Мәйданның бер ягында корылган сәхнәдә концерт программасы белән бәйрәмнең рәсми өлеше үрелеп барды. Монда шулай ук чараны оештыруда актив катнашкан кешеләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Сабантуйның икенче өлеше исә уеннар һәм күңел ачу чаралары белән үрелеп барды. Монда көрәш, волейбол, балалар һәм өлкәннәр өчен уеннар кызу барды. Бүләкләр дә бик мулдан әзерләнгән иде. Мәсәлән, көрәш бәйгесендә җиңүчегә – тәкә, баганага менүчегә – шуруповерт тапшырылды. Чараның тагын бер гүзәл күренеше – ул яңартылган, чистартылган авыл чишмәсен ачу булды. Сабантуй мәйданына якын урнашкан чишмә яны авыл халкының тырышлыгы белән матурланды. Шулай ук монда ял итү өчен дә барлык шартлар тудырылган.
Хезмәт һәм дуслык бәйрәме бөтен халыкны берләштерде, җанландырды. Күптән күрешмәгән, төрле якларга таралышкан авылдашлар нигезләренә кайтып, рәхәтләнеп ял итте. Сыйныфташлар, туганнар, авылдашлар бер-берсе белән аралашып, матур концерт карап, уеннарда катнашып, кыр кухнясында пешкән тәмле ризыклардан авыз итеп, авыл чишмәсе суын эчеп, көч алып, оештыручыларга рәхмәт белдереп таралышты.
Чараны оештыруның башында Әнәч авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Булатова, мәктәп директоры Светлана Ямалетдинова, авыл клубының мәдәни оештыручысы Гөлгенә Динмөхәммәтова, китапханәче Әминә Каюмова тордылар. “Бердәмлектә – көч” дигән гыйбарәне эш белән дәлилләгән тату авылдашларыма зур рәхмәтләремне җиткерәм. Киләчәктә дә барлык башкарган эшләрегезнең нәтиҗәләрен күреп, шатланып яшәргә язсын.

Ләйсән СИРАЕВА.
Миякә районы,
Әнәч авылы.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас