+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Евразия йөрәге" үз эшен башлады

Уфада өч көнлек "Евразия йөрәге" музыка фестивале старт алды.

"Евразия йөрәге" үз эшен башлады"Евразия йөрәге" үз эшен башлады
"Евразия йөрәге" үз эшен башлады


Чара Русия һәм Белоруссия төбәкләренең X форумы кысаларында уза.
Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының мәдәни программалар һәм гастрольләр эшчәнлеге дирекциясе җитәкчесе Антон Мазетов билгеләп үткәнчә, оештыручылар һәр ел саен Уфаның тәҗрибәле тамашачыларын шаккатырыр өчен яңа һәм кызыклы нәрсәләр уйлап табарга тырыша.
- Фестиваль көннәрендә сәхнә комплексында да фантазияне эшкә җигәбез. Бу юлы безнең яңа форматыбыз - кино музыкасы. Без тамашачыларга Башкорт дәүләт филармониясенең эстрада-джаз һәм тынлы оркестрлары башкаруында совет кинематографы классикасын күрсәтергә теләдек. Махсус кунаклар безне хуплады һәм Дмитрий Харатьян белән Лариса Долина совет киносы һәм мультфильмнары җырларын башкарды. Моннан тыш, мондый музыка үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм патриотизм ягыннан идеаль, - диде ул.
Антон Мазетов тамашачыларны 200 киловатт тавыш һәм 200дән артык яктылык приборы көтә дип өстәде. Быел сәхнә бизәлеше үзгәргән һәм ул крепостьне хәтерләтә. "Евразия йөрәге" логотибы белән зур фигуралар барлыкка килде. Беренче көнне опен-эйрның хедлайнерлары - Дмитрий Харатьян һәм Лариса Долина.
Исегезгә төшерәбез, Русия һәм Белоруссия төбәкләренең X юбилей форумы Уфада 2023 елның 26 июнендә эшли башлады. Бу еллык вакыйга 2014 елдан бирле Русия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы һәм Беларусь Республикасы Милли Җыены Республика Советы патронаты астында үткәрелә.

Фото: Зөһрә Исламова

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас