+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфада яңа дөнья рекорды куелды

Бүген Уфа амфитеатрында Русия һәм Белоруссия коллективлары катнашлыгында «Дуслык әйлән-бәйләне» узды.

Уфада яңа дөнья рекорды куелдыУфада яңа дөнья рекорды куелды
Уфада яңа дөнья рекорды куелды


Ул "Дөньяда милли костюмнарда түгәрәк эчендәге иң киңкүләм әйлән-бәйлән" булды. Рекордны Русия рекордлар китабына нигез салучы һәм аның баш мөхәррире, философия фәннәре кандидаты Станислав Коненко теркәде.
Әйлән-бәйләндә балалар һәм өлкәннәр катнашты. Анда республиканың 54 районы һәм 9 шәһәре вәкилләре әйләнде. Аларга Белоруссия төбәкләреннән — Брест, Витебск, Гомель, Минск, Могилев өлкәләреннән, Минск шәһәреннән һәм Русия төбәкләреннән — Иркутск, Ульяновск өлкәләреннән, Саха Республикасыннан (Якутия) кунаклар кушылды. 150дән артык кеше Башкортстан Республикасы халыклары ассамблеясын тәкъдим итте.
- Түгәрәк эчендә әйлән-бәйлән - оештыру ягыннан бик катлаулы чара, чөнки һәр түгәрәк төрле якка әйләнә. Әйлән-бәйлән югары дәрәҗәдә үтте, исәпләү дә бик төгәл ясалды. Башкортостан елдан-ел рекордлы әйлән-бәйлән үткәрә, шуңа күрә барлык ватандашларыма бу чагу вакыйгага Уфага килергә киңәш итәм, - диде Станислав Коненко.
Алга таба форум программасын «Евразия йөрәгендә славян базары» халыкара сәнгать фестивале дәвам итә, ул бер мәйданчыкта ике мәдәни проектны берләштерә. "Без бердәм! " программасы ике илнең дә башкару сәнгате осталары тарафыннан тәкъдим ителә.

Фото: Зөһрә Исламова

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас