Бүген "Евразия йөрәге" Башкортстан Милли халык уен кораллары оркестры чыгышы һәм "Зәйнетдин" шоу-проекты белән дәвам итәчәк. Моннан тыш, масштаблы Дуслык әйлән-бәйләне көтелә. Исегезгә төшерәбез, узган елларда мондый әйлән-бәйләндә 3 меңнән артык кеше катнашкан иде.
Сәхнәдә төп шоу булып Белоруссиядә уза торган «Славян базары» музыкаль проекты торачак. Әмма форум ярдәмендә мәйданчыкны Уфага күчерү мөмкинлеге булды.
Кичәнең хедлайнерлары булып танылган "Песняры" коллективы һәм Таисия Повалий торачак.
Фото: Башинформ