+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Анастасия Заворотнюк төрмәгә утырырга мөмкин...

Яман шеш белән авыручы актрисаның салым бурычлары күп җыелган.

 Русия журналистларына эксперименталь дәвалану үткән артистның яңа финанс проблемалары турында билгеле булган.

Анастасия Заворотнюкның бурычлары белән суд приставлары шөгыльләнә, дип яза "КП" басмасы. Аның бик күп бурычлары бар. Хәзер салым хезмәткәрләре суд приставларына 170 мең сумлык бурыч турында материаллар тапшырган.

Бу Заворотнюк бурычлары турында бердәнбер хәбәр түгел. Күптән түгел приставлар Анастасия әнисе исеменә рәсмиләштерелгән "Porsche" машинасы кулга алынган.

Заворотнюк гаиләсе аны дәвалау өчен зур чыгымнар кичерә, шул ук вакытта бердәнбер туендыручы булып аның ире кала. Петр Чернышевның да ЮХХДИ штрафлары буенча зур бурычы бар. Ә актрисаның кызы Анна Заворотнюк күптән түгел Дубайга күченгән.

Фото: "Интересные новости в мире"


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: