+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

«Дуслык урамы»нда бәйрәм ничек үтте?

Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумы кысаларында оештырылган «Дуслык урамы» этник мәдәниятләр фестивале тәмамланды.

«Дуслык урамы»нда бәйрәм ничек үтте?«Дуслык урамы»нда бәйрәм ничек үтте?
«Дуслык урамы»нда бәйрәм ничек үтте?

Йомгаклау көнендә «Дуслык урамы»нда аеруча күңелле булды. Биредә чараның төп вакыйгасы "XXI гасыр славяннары" дип аталган бәйрәм концерты булды. Анда Башкортстан, Якутия (саха) республикалары, Иркутск өлкәсе, Беларусь төбәкләре, шулай ук Мәскәү казак хоры коллективлары катнашты.

Фестивальнең хедлайнеры Уфаның "Uzoritsa" төркеме булды.
- Соңгы атналарда бездә бик күп эш башкарылды. Без Русия көнендә Чиләбедә чыгыш ясадык, аннары Екатеринбургта "Ural Music Night"та булдык, бу - Русиянең төп җәйге музыка чараларының берсе. Менә без - туган Уфабызда. Гомум фонда Башкортстан башкаласы бик лаеклы күренә, "Дуслык урамы" - бик кызыклы һәм шәп проект, - диде "Uzoritsa" коллективы вәкиле Владимир Аношкина һәм үзенең тәэссиротлары белән уртаклашты.

Иртәгәдән үк Зәки Вәлиди урамы кабат гадәти юл магистраленә әвереләчәк, анда автобуслар һәм автомобильләр йөриячәк. Ләкин кешеләрнең хәтерендә бу җылы хатирәләр, дуслык һәм туганлык хисе әле бик озак сакланачак.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас