+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кыңгыр-Мәнәвездә – “Печән өсте”

“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Бишбүләк районы бүлекчәсе район һәм Кыңгыр-Мәнәвез авыл биләмәсе хакимиятләре, шулай ук авылның үткәненә хөрмәт белән караган, киләчәген кайгыртып яшәгән кешеләр ярдәме белән күркәм чара үткәрде – Кыңгыр-Мәнәвез авылында “Печән өсте” бәйрәме узды.

Кыңгыр-Мәнәвездә – “Печән өсте”Кыңгыр-Мәнәвездә – “Печән өсте”
Кыңгыр-Мәнәвездә – “Печән өсте”
Игенченең тормышы мул уңышка бәйле, шуның өчен бу йола безнең халыкта аеруча мөһим булган. Мондый йолалар һәр печән өсте алдыннан үткәрелгән. Вакыт узу белән алар халык бәйрәменә әверелгән. Әлбәттә, еллар узу белән чалгы белән печән чабулар да юк дәрәҗәсендә, ат хезмәте дә, атлары да, арба эзләре дә азайды. Гомумән, кул хезмәте кимеде, печән җыюны халык белми дә калган вакытлар җитте: трактор чаба, җыя, төйи. Дөрес итеп чалгы кайраучылар да шул өлкән буын арасында гына инде. Ә менә Кыңгыр-Мәнәвездә узган чара күпләрне балачагына, яшьлегенә алып кайтты, ә яшь буын татар халкының бихисап йолалары белән танышты. Бүгенге тормышыбыз тулысынча диярлек техникага корылса да, ата-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен, үзебезнең тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне онытырга тиеш түгелбез. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.

Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы биредә ике көн дәвам итте. Урындагы бүлекчә җитәкчесе Лилия Мусаева аның программасын да бик эчтәлекле итеп төзегән. Шуңа килгән кунаклар: Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, “Ак калфак” җитәкчесе Люция Вафина, республикабызның төрле районнарында эшчәнлек алып барган әлеге иҗтимагый оешманың бүлекчә җитәкчеләре һәм әгъзалары, Татарстан Республикасы һәм Пермь краеннан килүчеләр, урындагы халык аннан алган тәэссоратларын, соклануын яшермәде.

Гомумән, Кыңгыр-Мәнәвез авылы элек-электән талантларга бай булган. Әлеге бәйрәмдә шушы төбәкнең танылган шәхесләре белән берлектә, Кыңгыр-Мәнәвез авылында туып-үскән, Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле солисты, Башкорт АСССРының халык артисты Марс Сафиуллинның улы – Айнур Сафиуллин да катнашты. Әтисе эзеннән китмәсә дә, аның эшчәнлеге сәнгать өлкәсе белән бәйле. Уфа дәүләт сәнгать академиясен һәм Русия театр сәнгате институтын тәмамлаган Айнур Сафиуллин күпләргә Константин Хабенский җитәкчелегендә үткәрелгән “Поколение Маугли” бөтенрусия хәйрия проектының куючысы буларак та таныш.

Чараның беренче көне авылның тарихи урыннарына сәяхәт кылуга багышланды. Кунаклар Ает авылында урнашкан яугир-шагыйрь Фатих Кәримнең музеенда булып, аның тормыш юлы турында бай мәгълүмат алды.
Кыңгыр-Мәнәвез авылының тирән тамырлы Салаватовлар нәселенең Шәҗәрә бәйрәме дә бик үзенчлекле булды һәм Салават коесы янында оештырылды. Әлеге бәйрәмне үткәрү өчен бу урын юкка гына сайанмаган, вакытында чишмәгә шушы нәсел вәкилләре нигез салган һәм бүгенге көнгәчә Салаватовлар үзләренең ата-бабаларының васыятен үтәп яши, чишмәсе дә ургылып ага, ә туганнар бик тату булып, туган нигезләрен корытмый, авылның киләчәген кайгыртып, күркәм гомер итә.

Авыл әллә ни зур булмаса да, бай тарихлы. Һәрбер чор үзенең тирән эзен калдырган. Чираттагы сәяхәт сугыш узган урыннар буйлап дәвам итте. Авыл янындагы тау башында кунакларга театрлаштырылган тамаша тәкъдим ителде. Мәгариф ветераны Нурия Гыйззәтуллина тарихи вакыйгаларны яңартканда, җыелучылар үзләрен шул чорларга сәяхәт кылгандай хис итте. 20нче елларда авыл янында гына каты яулар барган. Бүгенге көнгәчә биредә 41 окопның урыны бар. Төрле елларда мәктәп укучылары биредә үзләренең остазлары белән эзләнү эшләре алып барган. Анда табып алынган байтак экспонатлар авыл музеена тапшырылган. Нурия Әнвәр кызы мәктәптә урнашкан музей буйлап та эчтәлекле экскурсия үткәрде.

Ә кичен халык мәдәният учагына җыелды. Концерт башланыр алдыннан мәдәният йорты фойесында кунакларны җылы очрашу көтте. Биредә легендар биюче Марс Сафиуллин, хезмәттәшебез – журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Сөләйманов, Русия һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы, “Якты юл” гәзите хезмәткәре, “Республика Башкортостан” гәзитенең үз хәбәрчесе Римма Солтанова, шагыйрә Әлфия Булат, “Башкортстан татарлары конгрессы” һәм “Ак калфак” бүлекчәләре җитәкчесе Лилия Мусаевага багышланган стендлар әзерләнгән инде. Аларның һәрберсе үзенең иҗатына байкау ясады. Ә Айнур Сафиуллин әтисе белән бәйле хатирәләрне яңартты һәм якташларына газиз кешесе турында истәлекне саклаулары һәм зур хөрмәт күрсәтүләре өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Ә икенче көнне барысы да авыл янындагы акланга җыелды. Бу көнне барысы да күңеле белән болын-кырларда хуш исле печән хәзерләгән чакларына кайтып килгәндәй булгандыр. Әй, ул чаклар! Печән өсте дисәң дә печән өсте иде шул! Аңа әзерлек иртә яздан ук башлана: ир-егетләр чалгы-тырмаларны барлап куя. Бер урында чалгы чүкиләр, икенче берәүләр тырма ясый, аларның сынган тешләрен төзәтә. Менә нәкъ шундый мохиткә килеп эләктек: авылның осталары әзерләгән күргәзмәләр шуларны чагылдырды. Һәрбер нечкәлеккә игътибар бирелгән. Авыл кешесенең печән өсте белән бәйле хезмәте, эш барышы тулысынча тасвирланды. Ул гына да түгел, элекке вакытлардагы кебек печән чабучыларны сыйлау өчен тәкәсен дә симерткәннәр, каймаклы катык, әйрән дә әзерләп куйганнар, чалгы-тымалары да барланган.
Тамаша да бик күркәм башланып китте. Авыл картлары, болынга чыгып, печәннең җитлеккәнме-юкмы икәнен ачыклый. Алар фатыйхасын биргәч, печәнгә төшә халык. Менә еракта печәнчеләр үзләре дә күренде. Ике бригада эшчеләре очрашкач, бераз күңел ачып алдылар һәм эшкә тотындылар.

Безнең халык һәрбер эшне дога белән башлаган. Менә авыл мулласы көннәрнең имин, эшләрнең уң баруын теләп дога кылгач, җиңел аяклы, җиңел куллы, тәҗрибәле ир-атлар, чалгыларын селтәп, беренче покосларны алып китттеләр. Чалгылары яхшы тапалганмы, егетләре шундый уңганмы, зур яланның үләне шул арада чабып салынды. Хатын-кызларга да эш җитәрлек: ирләрнең эшләре өзелмәсен өчен йөгертеп әйрән китерәләр. Ә аннары үзләре дә кызу кояш астында кибә барган печәнне әйләндереп, җыя баралар. Күз алдында зур-зур печән өемнәре хасил булды. Эш авыр булуга карамастан, печән кипкән арада вакытларын җыр-бию, уеннар белән үткәрделәр.
Печән чабу, печән җыю тиз һәм бердәм эшләнде. Менә нинди уңган, тырыш, бердәм булган безнең халык һәм бүген дә шундый булып кала. Әлеге чара да моны ачык күрсәтте.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас