+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Илсөя Таиландта кобра каны эчкән

Аның йөрәген дә ашаган. Җаны теләгән...

Илсөя Таиландта кобра каны эчкән
Илсөя Таиландта кобра каны эчкән

Илсөя Бәдретдинова, эш сезонын тәмамлап, Таиландка ялга киткән.

Сәяхәте вакытында ул сторисларында үзенең кайда йөргәнен күрсәтеп бара. Ул елан фермасында булган. 

«Ну че, без килеп җиттек. Планнар зурдан: елан канын эчәргә, елан ите ашарга, еланнан ясалган дару алырга», – дип яза ул  сторисларында.

Туристларга еланнарның кайда үрчетелүен күрсәткәннәр. Илсөя кобрадан ясалган дару да сатып алган. Бу дару холестерины югары булган, гастрит белән интеккән кешеләр өчен бик файдалы икән. Бер кабы 100 доллар тора.

Мәңге яшь калу, иммунитетны ныгыту өчен, аңа елан йөрәге ашап, елан каны эчәргә тәкъдим итәләр. Бер кеше стаканга еланның канын агыза, икенче стаканда исә яңа гына үтерелгән еланның йөрәге тибеп ята…

«Кобраның ярты йөрәген ашарга һәм каны белән йотып җибәрергә кирәк. Бу – махсус ферма, биредә бу эшләр законно эшләнә. Миндә хәзер 2 йөрәк һәм кобра каны», – дип, эчеп куйгач:

«Кан исе дә, тәме дә килмәде, әз генә баллы эчемлек кебек», – дип бәя бирә Илсөя бу «сый»га. Йөрәген ашау һәм канын эчү өчен бер кобра сатып алу артистка 300 долларга, ягъни 25500 сумга төшкән.

Фото: Интертат

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: