

Фирдүс Тямаев махсус операция башланганнан бирле солдатларга ярдәм итә. Әле үзе алар янына махсус операция зонасына барырга җыенган.
«Концерт куярга бару түгел, хәлләрен белешеп, күрешәсем килә, – дигән ул бу хакта «Интертат»ка. - Әлегә бер машина ярдәм төяп, бертуган энекәшем Фирзәр китте. Ул әйләнеп кайту белән үзем дә җыенам.
Төгәл датасын әйтмәсәм, яхшырак булыр. Концерт куярга дип бару түгел бу, дөрес аңласыннар. Андагы спецназ егетләре мине бик көтә. «Фирдүс, бик булыштың, сине күрәсебез килә», – диләр. Тагын бер автобус гуманитар ярдәм җыеп, үзем барып кайтмыйча булмый. Әле әнигә әйтмәдем. Ничек кенә әйтәсе булыр, Фирзәр өчен дә бик борчылып тора», – дип сөйләгән ул.
Әфарин, Фирдүс! Исән-сау йөреп кайт!
Фото: социаль челтәрләрдән.