+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Санкт-Петербургта Сабантуй милләттәшләрне җыйды

Бүген Ленинград өлкәсенең Всеволожск районында Энколово авылы янында Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Сабантуе узды.

Санкт-Петербургта Сабантуй милләттәшләрне җыйдыСанкт-Петербургта Сабантуй милләттәшләрне җыйды
Санкт-Петербургта Сабантуй милләттәшләрне җыйды

Бәйрәм программасы быел аеруча бай һәм якты булды. Сабантуй кунакларын башкорт, татар мәдәнияте йолдызлары, Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург халык һәм эстрада башкаручылары чыгышлары сөендерде. Шулай ук үз осталыкларын канатоходчылар да күрсәтте, сувенирлары һәм халык кәсепләре белән милли хуҗалыклар җәлеп итте һәм, әлбәттә, күпләр традицион ризыкларны - пылау, чәк-чәк, казылык, бал һәм башка тәм-томнарны татып карады. Актив ял итәргә яратучылар өчен традицион татар-башкорт уеннары һәм ярышлары: билбау көрәше, мендәр сугышлары, күз бәйләнгән чүлмәк вату, көч ярышлары һәм башкалар оештырылды.

Этнографик юртада башкорт халкының көнкүреше һәм йоласы тәкъдим ителде. Сабан туе мәйданының бренд өлеше үзәктә җиде ярымюрттан торган курай чәчәге һәм чатыр рәвешендә тәкъдим ителде. Монда безнең республиканың барлык танылган брендларын күрергә мөмкин иде: башкорт балы, үләннәр, башкорт сугышчысының хәрби атрибутикасы, милли инструментлар, милли киемнәр, киез эшләнмәләр, паласлар, шәлләр һәм башка бик күп нәрсәләр. Шунда ук кунаклар халык уеннарында катнаша алды.
Башкортстан делегациясен Дәүләт думасы депутаты, Бөтендөнья башкорт корылтае президиумы рәисе Эльвира Аеткулова җитәкләде.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас