+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Удмурт фольклор коллективларының фестивале гөрләп узды

1 июльдә Башкортстанның Тәтешле районында удмурт фольклор коллективларының традицион "Дуно марзанъёс" ("Драгоценные россыпи") фестивале узды.

Удмурт фольклор коллективларының фестивале гөрләп уздыУдмурт фольклор коллективларының фестивале гөрләп узды
Удмурт фольклор коллективларының фестивале гөрләп узды

Ике елга бер тапкыр уздырылучы фестиваль республикабызның Тәтешле, Ярмәкәй, Яңавыл, Калтасы районнарының удмурт җәмәгатьчелеге вәкилләрен, шулай ук Удмуртия Республикасы, Пермь крае, Татарстан, Мари-Эл республикалары, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләре вәкилләрен җыйды.

Фестиваль кысаларында "Пичи усточи" ("Яшь йолдызчыклар") балалар фольклор коллективлары, удмурт җырларының "Жужась кизилиос" ("Восходящие звезды") яшь башкаручылары һәм "Данъяськымон удмурт семья" ("Образцовая удмуртская семья") бәйгеләре үткәрелде. Безнең илнең төрле почмакларыннан 300дән артык конкурсант фольклор, вокаль һәм гаилә иҗатында ярышты.

Милли һәм һөнәрчеләр урамнары бәйрәмнең якты бизәге булды. Милли урамның һәр ишегалды үзенең үзенчәлеге белән аерылып торды, халыкның тарихын һәм көнкүрешен чагылдырды. Үз эшләнмәләрен Тәтешле районы осталары гына түгел, Пермь краеннан кунаклар да тәкъдим итте. Милли киемнәр, агачтан һәм каеннан эшләнмәләр, сугалган келәмнәр, чигелгән мендәрләр, аксессуарлар һәм башкалар тәкъдим ителде.

Танылган рәссам, иллюстратор, Удмуртия Республикасының халык рәссамы, Русия Федерациясенең атказанган рәссамы, Тәтешле районыннан Менсадык Гарипов картиналары күргәзмәсе кунакларның һәм катнашучыларның игътибарын җәлеп итте.

Фестивальдә катнашучылар, өлкәннәр, балалар өчен дә милли һәм спорт уеннары әзерләнгән иде. "Удмурт батыръёс" бәйгесе дә тамашачылар күңеленә хуш килде. Экстрим, үзенчәлекле конкурслар, иң көчле, кыю һәм җитез батырларны ачыклау ярышлары уңышлы узды.

Удмурт фольклор коллективларының "Дуно марзанъёс" төбәкара фестивале искиткеч матур һәм мавыктыргыч булды. Гран-при хуҗалары булып Тәтешле районының Вязовка авылы халык удмурт фольклор коллективы танылды.

Бәйрәм азагында удмурт эстрадасы йолдызлары - Удмурт Республикасының Ижевск шәһәрендә А.А. Ушаков исемендәге “Шулдыр жыт” эстрада ансамбле үзләренең чыгышлары белән шатландырды.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас