+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Аның хәтле акча эшләмәде әле"

Илсөя Бәдретдинованың ялын экзотик Таиландта үткәрүе турында язган идек инде.

"Аның хәтле акча эшләмәде әле""Аның хәтле акча эшләмәде әле"
"Аның хәтле акча эшләмәде әле"
Аның елан ите ашагын да күрсәттек.

Җырчы җылы якларга һәрвакыт якын дусты, концерт директоры Гүзәл Карамиева белән йөри. Улы Нариманны бер тапкыр да иярткәне юк. Халыкка менә шул тынгы бирми дә инде. «Нигә сез улыгыз Нариманны да үзегез белән ял итәргә алып бармыйсыз?» – дигән иң еш бирелүче сорауга җырчы болай дип җавап биргән:

«Минем улыма инде почти 20 яшь, ул – зур ир-ат. Барыгызга да җавап итеп әйтәм – ул аның хәтле акча эшләмәде әле. Таиландка барып ял итәрлек акча эшләмәде әле Нариман. Менә эшләгәч барыр, Аллаһы теләсә. Бәлки әнисе кебек 42 яшькә кадәр дә калмас, иртәрәк барыр, иншаллаһ», – дигән ул.

Аңладыгызмы инде? Дөрес бит.
 
фото: социаль челтәрләрдән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас