

Башкорт һәм татар телләрендә язучы хәзерге заман әдәбиятчыларының әсәрләре урыс теленә тәрҗемә ителәчәк һәм киңрәк укучылар даирәсенә ачык булачак.
Конкурс декабрьдә әдәби тәрҗемәнең зур бәйрәме белән тәмамланачак, анда «Шигърият» һәм «Проза» номинацияләрендә лауреатларны бүләкләү тантанасы гына түгел, ә иҗади лабораторияләр, концертлар, "түгәрәк өстәл"ләр һәм башка күп нәрсәләр дә булачак.
"Җәмгыятьнең нормаль үсеше һәм традицион кыйммәтләрне саклау өчен безгә әдәбиятыбызның абруен күтәрергә кирәк, – диде Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Айгиз Баймөхәммәтов. - Бездә яхшы язучылар күп, укучыларның алар турында белүе һәм аларның шигъриятен һәм прозасын яратуы мөһим. Шулай ук безнең кебек күпмилләтле республика өчен сәнгатьле тәрҗемә проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү мөһим. Без урыс телле әдәбиятчылар арасында яңа тәрҗемәчеләр табарга өметләнәбез. Һәм, бәлки, әдәбиятчыларны гына түгел, теләгән һәркем тәрҗемәдә үз көчен сынап карый алыр”.
Җиңүчеләр өчен конкурсның приз фонды ике йөз мең сум тәшкил итә. Конкурс “Бельские просторы” иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис журналы катнашлыгында Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан үткәрелә. «Бельские просторы» журналының баш мөхәррире Юрий Горюхин билгеләп үткәнчә: "Русиядә профессиональ әдәби процесс аерым яши алмый: бер яктан төрле халыкларның әдәбият казанышларын үз эченә алмыйча, икенче яктан әдәби процессның аерым өлешләрен гомумрусия өлешләренә кертмичә. Ягъни тәрҗемәләр белән бер-берсен баетмыйча”.
Конкурс турындагы нигезләмә белән монда танышырга мөмкин: https://belprost.ru/articles/litprotsess/2023-07-04/polozhenie-o-respublikanskom-konkurse-hudozhestvennogo-perevoda-na-zemele-salavata-3326752
Фото: “tipvtop.com”