+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Җиләк сатып, телефон алган

Бу матур кызны таныдыгызмы?

Җиләк сатып, телефон алганҖиләк сатып, телефон алган
Җиләк сатып, телефон алган

Җырчы Гөлсирин Абдуллина туган ягы - Мамадыш районы Урта Кирмән авылында җир җиләге җыйган.

“Быел җиләк бик әз. Беркөнне 1,5 сәгатьтә - 2,5 литр, икенче көнне тагын шул кадәр җиләк җыйдым. Әби дә бер литр җиләк бирде. Кичә эшкәрттем дә яртысын туңдыргычка куйдым, калганыннан кайнатма әзерлим.

Җиләк сатканым юк, алдагы елларда сата идем. Мәктәптә укыганда, җиләк сатып, шул акчага беренче телефонымны алган идем. Җиләк җыярга бик яратам”, - дип сөйләгән Гөлсирин.

Уңган кеше инде, ни әйтәсең...

 

фото: социаль челтәрләрдән. 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас