Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар үзләренең иң зур хыялын чынга ашырган – шәһәр читендә йорт салып кергән.
«Өебезгә чыктык. Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер», – дип язган алар социаль челтәрдә.
Йорт бик матур. Ишегалдына бассейны да бар. Анда кызлары гөрләшә, бизәкләп эшләнгән мангалда учак яна. Йорт территориясендә туя агачлары үсеп утыра.
Виртуаль дуслары җырчыларны яңа өйгә күчүләре белән котлый.
Шуларның берсе - автор-башкаручы Зифа Нагаева. «Олы рәхәтләрдә яшәгез! Сез лаек! Тырышсыз, сәләтлесез, матур гаиләсез! Булдырасыз», –дип язган ул.