+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Җырла да җырла син, моң иясе...”

Фәүдәт Гыйләҗевка Илһам Шакиров исемендәге Татарстан Республикасы премиясе бирелде.  

“Җырла да җырла син, моң иясе...”“Җырла да җырла син, моң иясе...”
“Җырла да җырла син, моң иясе...”

Бу премия зур казанышлар өчен ике елга бер тапкыр өч җырчыга, гадәттә, халык артисты исеменә ия булганнарга бирелә. Шул мәртәбәле премиягә Башкортстаннан беренче булып Фәүдәт Гыйләҗев лаек булды.

Фәүдәт Гыйләҗевны һәр кеше үзенчә ача торгандыр. Беренче тапкыр аның хакында якташым, икътисад фәннәре докторы, татар җырына мөкиббән Касыйм ага Йосыпов әйтте: “Минем “Сыерышбаш хикмәтләре” китабының презентациясендә Фәридә Кудашева, Миңгол Галиев катнаша. Фәүдәт Гыйләҗев та була”, – дип, тамашаның бик мөһимлеген ассызыклап куйды сүзне бик үлчәп сөйли торган Касыйм абзыебыз.
Соңрак Фәүдәт “Шәрык” радиосына мәшһүр “Имәннәр шаулый”ның авторы, авылдашы һәм моңдашы – композитор Тәлгать абый Шәрипов белән килеп керде. Һәм алар җырга кытлык заманда яңа туган радиобызның фондын баетып та китте. Һәм нинди җырлар бит әле!


1993 елда мәшһүр якташ шагыйребез Илдар Юзеевның юбилеенда опера театры сәхнәсендә чыгыш ясады Фәүдәт. Әнә шул чорларда авылда яшәгән Фәүдәтнең олы сәхнәдәге иҗади тормышы башланды, дияргә була. Тора-бара, Фәүдәт татар моңы илендә Чакмагышның тулы вәкаләтле илчесе дә булды кебек.


Әйе, якташы Илфак Смаков кебек үк халыкчан иҗат белән очрашты тамашачы. Бәрәкәтле Чакмагыш туфрагы талантларны бирә тора. Опера сәнгатендә танылган Илһам Вәлиев, эстрададагы Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Рамил Хаҗиев, тагын да булачак алар. Ләкин туган җиренә береккәне берәү генә. Шул туган туфрактан көч-куәт, илһам алган Фәүдәт Чакмагышның визит карточкасына, аның горурлыгына әверелде. Һәм Чакмагышның гына түгел, бөтен татар моңы күгендә балкыды Фәүдәт йолдызы.


Хатлар буенча төзелгән телевидение, радио тапшыруларында аның башкаруындагы җырларга заявкалар чираты тезелә. Лаеклы исемнәре дә бирелә торды. “Дуслык җыры-1995” халыкара җыр фестиваленең лауреаты да булды ул, “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме дә бирелде. Илфак Смаков, Мәгафур Хисмәтуллин исемендәге республика җырчылар конкурсларының җиңүчесе дә булды. Нишлисең: халык ярата Фәүдәтне. Ә ни өчен ярата соң ул аны?
Аның сере катлаулы да түгел. Барыннан да элек табигать биргән моңлы тавыш – тембр, аннан шул ук нәсел-геннардан килгән музыкаль сиземләү. Ул менә дигән баянчы, күп җырларын үзе үк уйнап башкаручы. Шәхес бөтенлеге, гамьлелек, ихласлык, халыкчан холык җырчы шәхесен булдыра торгандыр.
Фәүдәтне тыңлап туеп булмый, аның моңы сине туган сәхрәләргә, имәнлек-урманнарга, туган нигезеңә алып кайта, иртәнге саба җиле белән иркәли, чык тамчыларының сафлыгын бөрки. Фәүдәтнең җыры – җанны һәм тәнне сафландыручы сихәт чыганагы ул. Сәнгатьнең олуг миссиясе дә шунда бит.


Күршесе, Казан федераль университетының кафедра мөдире, профессор Ринат Нәбиев Фәүдәт хакында болай ди: “Илһам Шакиров исемендәге премия лауреаты булу, әлбәттә, иҗади өлкәдә зур казаныш та һәм, шуның белән беррәттән, җаваплылык та. Фәүдәт Гыйләҗевның бу исемгә лаеклы булуына бер шигем дә юк иде. Аны мин, чын-чынлап, халкыбызның тумыштан талантка ия булган бер шәхесе итеп кабул итәм.
Шәхсән, мин аның башкарган җырларын бик яратып тыңлыйм. Зур сәхнәгә ул соңлабрак, бик житлегеп, метеор кебек килеп керде һәм тамашачыларның күңеленә тирән үтеп керде. Без яшь чакта, бергә үскән чорда аның моңлы тавышын ишеткәли идек, әмма ул, зур тыйнаклык күрсәтеп, сәхнәгә җырчы буларак чыгудан тыелып торды.


Күрәсең, бик тә оста баянчы буларак сәхнәдә булу җиткән, дип фаразлагандыр. Хәзер инде ул күренекле җырчы, халкыбызның гүзәл моңын зур җаваплылык белән, камил рәвештә башкара, тамашачыларны сокландыра да, уйландыра да, гомумән, аларның зәвыгын күтәрә, күңел җылысы өләшә, киләчәк тормышыбызга өметләр өсти.
Аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар телим, әле озак еллар үзенең моңлы җырлары белән тормышыбызны баетыр һәм бизәр, дип уйлыйм”.


Иҗатташы, социология галиме һәм шагыйрь Равил Насыйбуллин Фәүдәт феноменын болайрак күрә: “Җырчылар турында фикер йөрткәндә күп вакыт “кабатланмас тавыш”, диләр. Һәр кешенең дә тавышы уникаль, кабатланмас була. Кабатланмас ямьсез тавышлар да бар. Әнә, бүгенге эстрададагы башкаручыларның тавышына колак салып карагыз әле...
Ә Фәүдәтнең моңы чиксез тирән, күңелнең иң тирән җирләрендәге иң нәзек кылларын тибрәтеп, җанга шифа бирә торган моңы бар бит аның. Менә, ичмасам, тавыш, менә, ичмасам, җырчы, менә, ичмасам, башкару осталыгы! – дип, тыңлаганнан-тыңлыйсы килә аны.


Аннан соң, җырларны сайлап алуга да бик таләпчән ул: көенә дә, сүзенә дә. Әнә шул вакытта – җырның көе дә, сүзе дә туры килгәндә һәм Фәүдәт Гыйләҗев башкарганда – җыр йөрәккә үтеп керә торган булып, хәтердә ничек язылган, шул килеш саклана да инде. Әнә ич, шундыйларның берсе – Г. Тукай сүзләренә язылган “Өзелгән өмет” җырын ул башкарганнан соң, башканы тыңлыйсы да килми”.
Иҗаттагы дуслыклары хакында ул болай ди: “Фәүдәт Гыйләҗевнең үзеннән алда мин аның җыр башкаруы белән таныштым: өйдә дә, машинада йөргәндә дә аның язмасын куя идем дә, әллә кайчангы дус белән аралашкан кебек, хисләргә бирелеп тыңлый идем. “Бу нинди кеше икән соң, күрешергә, танышырга кирәк иде, минем сүзләргә язылган җырларны күрсәтсәм...” – дип йөрсәм, ул да минем шигырьләрне ошаткан икән.


Шигырьләр үзләре җырлап тора, дип Мөфтәдин Гыйләҗев “Ак диңгез”, Фәрит Хатыйпов “Могҗиза” шигыремә көй язган. Фәүдәт Гыйләҗев башкаруында бу җырлар “Юлдаш” радиосындагы хит-парадта беренче урынны алды.
Шул җырлар өстендә эшләүдән башланып киткән танышлык күпьеллык иҗади дуслыкка әйләнеп китте. Хәтсез җырлар иҗат иттек. Алдагы көннәрдә дә иҗатта яшәргә язсын. Уңышлар юлдаш булсын!”
Авылда яшәп, үзешчән сәнгатьтә активлар бик күп. Төрле шартлар аркасында талантын ачып бетерә алмаганнар да бар алар арасында. “Их, белем дә алган булса…” дип, шундыйларга карап талант язмышы хакында уйланасың. Ә инде Фәүдәтнең казанышы – авылда яшәп тә профессиональ иҗатчы була алуында. Ә андыйлар күп түгел: әдәбиятта Михаил Шолохов, Виктор Астафьев, татар язучысы Фоат Садриев һәм... Фәүдәт Гыйләҗев… Шул ягы белән сокландыра ул.


Җырчы талантының барлык серен һәм кыйммәтен журналист күзе генә күреп бетерә алмаска да мөмкин. Хәлбуки, чын сәнгатьне гади кеше дә дөрес аңлый һәм гадел бәяли ала, зәвыгын бозып өлгермәсәләр. Фәүдәт хакында сүземне үзем шаһит булган күзәтүләр белән тәмамлыйм. Чакмагышта халык җырларын башкаручылар конкурсында бөек Фәридә Кудашева Фәүдәткә чәчәк гөлләмәсе тапшырды. Җырчыны Бәхти ага Гайсинның хәтер кичәсе программасына кертте һәм үзенең 90 еллык юбилеена да чакырып куйган иде. Фәридә апа белән әңгәмәләребездә җырчылар хакында сүз чыгып кына тора иде.
Бәягә шактый саран булган Фәридә апа Фәүдәткә аеруча бер җылы мөнәсәбәттә булды. Аның: “Фәүдәтнең урыны зур сәхнәдә булырга тиеш иде”, – дигән фикере күңелдә калды. Тагын андый зур бәяне Рөстәм Асаевның сәхнәгә беренче адымнарына карата гына әйткән иде легендар җырчы. “Их, ярдәм итәсе иде шушы егеткә!” – дип.


Сәхнәдә Фәүдәт җырлый, ул тынуга залда алкышлар ташкыны ургыла. Янәшәмдә утырган ханым: “Фәүдәткә кул да жәл түгел!..” — дип барыннан да уздырып кул чаба.
“Җырла да җырла син, Фәүдәт, Чакмагышның моңлы баласы”… дип кабатлый күңел, моң ләззәтенә чумасын сизеп.

Рәүф Идрисов,
Уфа фән һәм технологияләр университеты доценты, журналистларның “Бәллүр каләм” конкурсы лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас