+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Җанлы портретлар иясе”

“Таң” республика рәссамнар клубы әгъзасы Рива Галләмова эшләре турында шулай диләр.

“Җанлы портретлар иясе”“Җанлы портретлар иясе”
“Җанлы портретлар иясе”


Күптән түгел Уфада “Русиянең рәссамнар берлеге” Башкортстан төбәк бүлекчәсенең Кече күргәзмәләр залында Рәйсә Якупова һәм Рива Галләмованың күргәзмәсе ачылды. Залның яртысыннан күбрәк өлешен Рәйсә Якупованың төрледән-төрле һәм аллы-гөлле чәчәкләр сурәтләнгән натюрмортлары биләсә, калган өлешендә Рива Галләмова ясаган портретлар куелган.

Мәчетле районының Кургат авылы кызы Рәйсә һәм Чакмагыш районының Калмашбаш авылы кызы Рива 1971 елда республика сәнгать мәктәп-интернатында очраша. Алар икесе дә сурәт төшерү сәләтләрен арттыру, белем алу нияте белән башкалага укырга килгән була. Тырыш, талантлы кызлар бу уку йортын икесе дә уңышлы тәмамлый. Алдагы тормыш юлын укытучылыкка багышларга ниятләп, Рәйсә Якупова М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика факультетына укырга керә. Ул әлеге уку йортын уңышлы тәмамлап, гомерен балалар укытуга багышлый. Ә менә әңгәмәдәшем Рива Галләмова мәктәп-интернатны тәмамлагач, Казанга юлланырга ниятли.
– Мәктәпне тәмамлагач, Казанга артистлыкка укырга китәргә теләвемне әти-әниемә әйттем. Тик алар минем теләкне хупламады һәм әти-әнинең сүзеннән чыкмадым. Ул елны төрле сәбәпләр аркасында беркайда да укырга кермәдем. Ә инде алдагы елны Уфадагы нефть институтында архитектура белгечлеге буенча төзелеш факультеты ачылуын белдем дә, документларымны шунда тапшырдым, – ди Рива Фларид кызы.
Мәртәбәле югары уку йортына имтиханнарны тапшыру гына җитми, конкурс аша үтәргә дә кирәк бит әле. Абитуриентлар белән сөйләшеп торганда арадан берсе: “Рива, сине озын толымың һәм чибәрлегең өчен генә булса да конкурстан үткәрәчәкләр”, – ди. Бу сүзләр үҗәт кызның күңеленә бик тә тия. Рива иртәгә конкурс комиссиясе каршына әңгәмәгә барасы көнне озын толымын кисә дә, комиссия әгъзалары алдына кыска чәче белән килеп баса. Имтиханнарны яхшы билгеләргә тапшырган кыздан әти-әнисенең кем булып эшләвен сорыйлар. Ул башын горур тотып, аларның гади колхозчы икәнлеген әйткәч, залда көлешкән тавышлар ишетелә. Шунда булачак укытучысы Барый Кәлимуллин: “Рива, тырышып укы! Колхозчы баласы да архитектор була алганлыгын дәлиллә!” – ди. Сәләтле, тырыш кыз үзенә зур өметләр баглаган укытучыларының йөзенә кызыллык китерми, тырышып укый.
Тик, дипломын алыр көннәр якынлашканда аны ачы кайгы көтә. Диплом эшен яклап, ире һәм баласы янына кайтып кергәндә, тормыш иптәшен яшен сугып үтергән була. Яшь ярымлык улының сәламәтлегенә дә зыян килгән була. Яшь хатын язмышның бу авырлыкларын кичерергә һәм алга таба яшәргә, улын аякка бастырырга үзендә көч таба. Бераздан ул чәч кисүче һөнәрен үзләштерә. Шулай итеп, яшь хатын яшәр өчен акча эшли башлый. Берникадәр вакыт узгач, кияүгә чыга, икенче никахтан ике кыз бала дөньяга килә. Ире белән алар шәхси эшкуарлык эшен башлый. Бу юлы инде Рива Фларид кызы бухгалтер һөнәрен үзләштереп, барлык исәп-хисап эшләрен үзе алып бара. Шул ук вакытта сурәт төшерүне дә читкә куймый. Һөнәре буенча архитектор булгач, шәһәр күренешләрен сурәтли. Шул ук вакытта портретлар ясый.
– Мин портретлар ясарга яратам. Каршыма килеп утырган кешенең эчке халәтен тоеп алып, аның белән әңгәмә корам. Шулай сөйләшә-сөйләшә эш башлагач, кеше ачылып китә. Ул берничә минут эчендә барлык тормышын да сөйләп бирә, аһ-зары, кайгы-сагышы, шатлыклары белән дә уртаклаша. Нәкъ шушы мизгелдә кешенең характерын тоеп аласың һәм сурәт аша аны ачып бирергә тырышасың.
Ун елдан артык җәй айларында Мәскәүдәге Арбат урамына барып, портретлар ясадым. Шул рәвешле, беренчедән, яраткан эшем белән шөгыльләнсәм, икенчедән, кешеләр белән аралашу, алар белән әңгәмә кору миңа бик тә ошый. Әле дә яраткан шөгылемнән аерылганым юк, – ди Рива Галләмова.
“Сурәт төшерергә сәләт кемнән килә?” дигән соравыма әңгәмәдәшем болай җавап бирде: “Бу сәләтем әтием ягыннан килә. Аларның нәселе укымышлы булган. Картәтием Әгъзам данлыклы Галия мәдрәсәсендә укыткан. Авылына кайтып, үзенең йорт бурасыннан мәктәп төзеп, шунда укыткан. Кызганыч, аны сәнәк сугышы вакытында җәрәхәтлиләр. Ә инде 1936 елда ул балаларын ятим калдырып, вафат була.
Әтием мәктәптә тырышып укый һәм укытучы булу теләге белән педагогия училищесына укырга керә. Тик ятимлеге аркасында аңа кулына диплом алырга насыйп булмый. Аңа уку йортын ташлап кайтырга туры килә. Минем сурәт ясарга сәләтем барлыгын иң тәүдә әтием күреп ала һәм Уфага укырга җибәрергә була. Әйткәндәй, бертуган сеңлем Резида да рәссам. Ул бүгенге көндә Италиядә яши һәм эшли. Гаиләдә үскән ике ул водитель һөнәрен үзләштереп, тырыш хезмәт куйдылар. Әнием гади колхозчы булса да, дөньяга акыллы карашы, сабырлыгы белән аерылып торды. Алар икесе дә бакыйлыкка күчте инде”, – ди Рива Фларид кызы.
Рива Галләмова әнисенең соңгы көннәренә кадәр аны кадер-хөрмәттә тәрбияли. Гәзит укучыларга ул үзенең киңәшләрен дә җиткерде.
– Өлкән яшьтәге кешеләрнең аяк-куллары тиз сынучан. Әгәр дә якын кешегезгә йөрү авыр икән, аңа, һичшиксез, дүрт аяклы “ходунки” алып бирегез. Болай иткәндә ул башы әйләнеп китсә дә, егылмый калачак. Тагын бер киңәшем белән уртаклашасым килә. Ятак янына урнаштырып куя торган велотренажерда күнекмәләр ясау да, бот сөяген ныгыта, эчәкләр эшчәнлеген яхшырта. Мин боларны әниемне тәрбияләгәндә алган үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, – ди Рива Фларид кызы.
Рива Галләмованы татар оешмалары үткәргән чараларда да еш күрергә мөмкин. Ул Башкортстанда эшләп килүче “Сәхибҗамал”, “Рәйхан” оешмалары әгъзасы булып тора. Иҗтимагый эшләрдә катнашудан тыш, Рива Фларид кызы алты оныгын да күңел җылысы белән чорнап алган, актив рәвештә иҗат та итә.
Сөйләшүебез тәмамлангач, музей диварында эленеп торган портретларга тагын бер кат күз ташлыйм. Аларга карап торган саен сурәтләнгән кешенең характеры, эчке халәте ныграк ачыла. Бу инде рәссамның таланты һәм югары һөнәри осталыгы турында сөйли.

Зөһрә ИСЛАМОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас