

“Гадәттә, кешенең туган авылы яисә шәһәре була. Миңа язмыш юлда туу кебек сирәк очракны әзерләп куйган...” Шулай дип язды Рудольф Нуриев үзе турындагы китапта. Чишмә районының Салих авылында туып-үскән Хәмит Нуриев Ерак Көнчыгышта офицер булып хезмәт итә. Аның хәләл җефете Фәридә — Казан шәһәре кызы. Аларның бер-бер артлы Роза, Рәзидә һәм Лида исемле кызлары дөньяга килә. 1938 елның мартында гаилә башлыгы үзләреннән шактый ерактагы хәрби частьта җаваплы вазыйфа башкара. Дүртенче балалары аваз салыр вакыт та якынлаша. Һәм ана, өч кызын ияртеп, ире янына ашыга. Нәтиҗәдә, көтеп алынган малай Иркутск белән Владивосток шәһәрләре арасында, Байкал күле ярлары буйлап җилдергән поездда 17 мартта туа. Бәлки, шуңадыр да, аның бөтен гомере илдән илгә сәфәр йөреп үтә.
Бераздан Хәмит Нуриев Мәскәүгә күчерелә. Ә инде Бөек Ватан сугышы башланып, ул фронтка киткәч, Фәридә апа дүрт баласы белән Уфага кайтып урнаша. “Бу вакытта миңа биш яшь иде, — дип язды данлыклы биюче соңыннан. — Баштагы елларда без әтиемнең энесе фатирында яшәдек. Зурлыгы өчкә өч метр булган бер бүлмәле фатирда без ике гаилә сыешып, тату гына гомер сөрдек. Ул чакларда хәтеремә иң уелып калганы — өзелеп ашыйсы килү, көн белән бергә туган ачлык иде. Әнием без — дүрт баланы ачтан үтермәс өчен өйдәге барлык әйберләрне дә сатарга мәҗбүр булды. Әтиемнең киемнәре, ястык-мендәрләр, урындыклар, тегү машинасы һәм шуның ише башка әйберләр базарга чыгарылды. Өйдә бер радиоалгыч кына сатылмыйча калды. Аннан еш кына музыка тапшыралар, без исә музыкасыз яшәүне күз алдына да китерә алмый идек.
Радио миңа серле зур дөньяга чыгу өчен тылсымлы тәрәзә кебек иде. Музыка тәэсиренә бирелеп, мин авыр тормышыбыздан онытылып ала идем. Күңелем хыял белән тула, әллә нинди ераклыклар, балачак томаны артыннан үзенә чакырып, мине татлы рәхәтлектә адаштыра иде. Музыканы артык бирелеп ярату минем биюгә булган һәвәслегемә дә тәэсир иткәндер. Биюгә гашыйк иткән иң беренче кеше — Роза апама мин гомерем буе рәхмәтлемен. Шул ярлы гына өйдә башланган бию зәхмәте мине, бөтереп алып, әллә кайларга алып китәр дип кем уйлаган ул чагында. Шулай итеп, балет сәнгате минем гомер юлымда көтелмәгән борылышлар ясаган язмышыма, тормыш мәгънәсенә әйләнде”.
...Башкорт дәүләт опера һәм балет театры музееның бер почмагы Рудольф Нуриевка багышланган. Экспонатларның төп өлеше, әлбәттә, аның “йолдызлы” чоры турында сөйли. Балачак фотолары куелган стенд зур түгел. Музейга керүчеләр нәкъ менә шул стенд алдында озаккарак туктала. Биюченең төскә-башка әнисенә ошаган булуы игътибарны җәлеп итә: аныкы кебек үк зур күзләр. Фәридә апа да биергә һәм татар халык җырларын башкарырга яраткан.
Менә кечкенә Рудик утыргычта басып тора. Йөзендә ул яшьтәгеләргә хас ачыклык, беркатлылык юк, югарырак чөелгән ияк, кысыграк күзләр, ирен читләрендә илтифатсыз гына елмаю, горур кыяфәт. Әйтерсең, ул үзенең тәгаенләнешен шул чакта ук белгән, сизгән. Бер аягын, биючеләрнеке кебек, алгарак куйган. Балаларны хореография мәктәпләренә сайлап алганда белгечләр бу детальгә нык игътибар итә торган булган.
Балалар бакчасындагы бер бәйрәм алдыннан малай свинка (колак арты бизе шешү) белән чирләп киткән. Тәрбиячеләр бик борчылып, боларның өенә килгән, чөнки Рудиксыз нинди бәйрәм инде?! Пионерлар сараенда төшерелгән фотода ул бер кыз белән бии. Нәкъ менә шуның истәлеге итеп аңа: “Жданов районы үзешчән сәнгатендә катнашканы, биюне яхшы башкарганы өчен” дип язып, П. В. Сытинның “Иске һәм яңа Мәскәү буйлап” дигән китабын бүләк иткәннәр. Стендтагы бу китап шактый таушалган.
Рәзидә апасы хәтерләүләреннән: “Өйдә ул бернәрсә дә эшләмәде. “Өч кыз була торып, өйдә малайны да эшләтергәме?!” — дип, мәсьәләне каты куя иде әти. Кайчакларда, әти аны бию түгәрәгенә җибәрмәгәндә, үзе сорап икмәк кибетенә китә дә, түгәрәктә шөгыльләнеп, төн уртасында каткан икмәк күтәреп кайта”.
Рудольф Нуриев 1993 елның гыйнварында, 55 яше туларга ике айдан артыграк кына калганда вафат булгач, аның балачак һәм яшьлек дуслары, укытучылары, сабакташлары, сәхнәдәшләренең бихисап истәлекләре матбугатта басылды. Мәсәлән, хезмәт юлын балет биючесе булып башлап, яше җиткәч армиягә киткән һәм шунда калган отставкадагы подполковник Альберт Арсланов түбәндәгеләрне хәтерләде: “Биюгә, музыкага тартылу балалар бакчасыннан ук безне аерылмас дуслар итте. Иптәшләребез өчен безнең исемнәр “Рулька” һәм “Алька”, әниләребез өчен “Ишәй” белән “Кушай” булды. Свердлов урамындагы без йөргән 1нче балалар бакчасында музыкаль белемле искиткеч тәр-
биячеләр эшләде. Алар, безнең омтылышны күреп, әллә никадәр биюләр куйды. Рудька белән безне солистлар итеп билгелиләр иде. Биегәнебезне ике тапкыр киножурналга төшереп алдылар.
Нуриевлар гаиләсенә бераздан Зенцов урамындагы барак тибындагы йорттан уртача зурлыктагы аерым бүлмә бирделәр. Мин аларга еш кереп йөри идем. Бүлмә уртасында өстәл. Аның тирәли караватлар тезелгән. Ишек төбендә кием шкафы. Менә шундый шартларда дүрт бала үстерделәр. Буйга бәләкәй Фәридә апа һәрчак хәрәкәттә. Мин аның утырып торган чагын күрмәдем. Өйләреннән ерак түгел сөт комбинатында эшли иде. Эшеннән йөгереп кайтып, 2нче ир балалар мәктәбендә (хәзер анда Рудольф Нуриев исемендәге хореография колледжы урнашкан) укучы Рудикны икенче сменага ашатып озатырга форсат таба иде.
Гаилә башлыгы Хәмит абый үз эченә бик-ләнгәнрәк, азсүзле кеше иде. Буш вакытта сунарга йөрде, салкын, буранлы көннәрдә талдан балык ятьмәсе үрде. Сунарга әзерләнгәндә безгә дә эш кушты. Ул биргән кургаш кисәкләрен кул тегермәненә салып, борчак кебек ядрәләргә әверелдергәнче чиратлап әйләндердек”.
Чит илгә чыгып киткән улының нәкъ менә бию сәнгате ярдәмендә мәшһүрлек яулаячагын, Америкада, Франциядә, Италиядә, Австриядә, Төркиядә һәм башка илләрдә зиннәтле сарайлар, хәтта утраулар сатып алып, дөньяда иң бай кешеләрнең берсе буларак гомере өзеләчәген каян күз алдына китерсен инде көч-хәл белән, очын-очка ялгап гаиләсен караган татар абзые Хәмит Нуриев!
Улы, отличник ук булмаса да, мәктәптә ярыйсы әйбәт укый. Сабакташлары кебек үк, инглиз телен яхшы өйрәнә.
Альберт Арсланов истәлекләренә янә мөрәҗәгать итик: “Пионерлар сараена без икәү тәүдә яшь натуралистлар түгәрәгенә йөрдек. Тиздән балетмейстер Елена Войтович җитәкләгән бию түгәрәге ачылды. Рудик балетның таяну ноктасын нәкъ менә аңардан алды. Оста концертмейстер Ирина Воронина белән алар икесе дә искиткеч кешеләр иде. Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында 1953 елда балет студиясе эшли башлады. Рудик анда конкурссыз үтте, дөресрәге аны чакырып алдылар. Арабызда, әлбәттә, иң яхшы биюче ул иде. Студиядә безне Заһидә Бәхтиярова укытты, кайбер дәресләрне, театрның баш балетмейстеры үткәрә иде.
Балет терминологиясе, нигездә, французча булганлыктан, Рудик бу телне дә яхшы үзләштерде. Без аның белән рәсем ясарга ярата идек. Биюче булмаса, иманым камил, аңардан оста рәссам чыгачак иде. Тиенләп акча җыеп, 1954 елда автобус белән Мәскәүгә бардык. Третьяков галереясенә кереп, көн буе карап йөрдек. 8нче сыйныфны тәмамлагач, театр белән Рязаньга да бардык әле без. Юк акчабызны бар итеп, әти-әниләргә күчтәнәч алып кайту әмәлен дә таптык.
Остаз-педагогларыбыз Рудикка: “Син Ленинградка укырга барырга тиешсең, классик биюгә өйрәнер өчен бөтен сыйфатларың бар”, — диләр иде. Ләкин дустым бу ниятен тиз генә гамәлгә ашыра алмады. Беренчедән, бу юлны сайлавына әтисе кискен каршы төште, икенчедән, юлга акчасы булмады. Шулай да биюне ташламады. Аны опера һәм балет театры кордебалетына кабул иттеләр. 1955 елда Мәскәүдә Башкортстан әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә “Сыңрау торна” балетында катнашты. Башкала белгечләре шунда яшь талантка күз салып, Мәскәү балет мәктәбенә укырга керергә тәкъдим иткәннәр. Әмма Рудик, билетлык акча җыеп, балалык хыялы — Ленинградка юл тотты. Аңа инде 17 яшь. Ә бит күпләр бу яшьтә училищены тәмамлый. Кабул итү имтиханнары вакытында комиссиядәге югары дәрәҗәле бер белгеч болай ди: “Егет кеше, сезне икенең берсе — я искиткеч классик биюче карьерасы, я уңышсызлык көтә. Барыннан да элек, икенчеседер, мөгаен”. Ул училищеның бик шәп педагогы Александр Иванович Пушкин классында тизләтелгән курста укый башлый.
Ленинградта бер ел укыганнан соң каникулга кайткач, Рудикның буйга шактый үсеп киткәнлеген күрдем. Остазыбыз Ворониналарга чәйгә кергәч, Рудик, пианино артына утырып, шактый катлаулы бер әсәрне башкарып, барыбызны да шаккатырды. Чөнки элек мондый һөнәре юк иде. “Бер ел эчендә музыка мәктәбен тәмамлаганнардан да шәбрәк уйнарга өйрәнгәнсең бит”, — дип остазыбыз аны мактаудан тыела алмады”.
Ленинградтагы сабакташлары соңыннан хәтерләвенчә, милләттәшебез данлыклы училище бусагасын чаңгычылар өчен арзан киемдә, әмма затлы туфлидә, кулына юл сумкасы тотып атлап керә. Ул игътибарны йөзе, кыяфәте белән түгел, үзенә бер төрле башкалыгы (хәзер “имидж” диләр) белән җәлеп итә. Өстендә ни эләксә шул булса да, аякларны затлы туфли саклый. Сәхнә киемнәре тутырылган тәгәрмәчле сумка да символик мәгънәле — барысын да үзем белән йөртәм!
Бию техникасын бөтен нечкәлекләренә кадәр белгән, кабаланмыйча һәм эзмә-эзлекле эшләүче кешелекле педагог Александр Пушкинга туры килүе дә Нуриев өчен зур бәхет була. Егет хәтта озак кына вакыт аларның өендә яши. Пушкинның хатыны — элекке балерина Ксения Юргенсон шулай ук Рудольфка нык ярдәм итә. Тагын да бер студент боларга килгән икән дә, ишекне хуҗабикә ачып: “Әкрен... Тавышланма... Рудик бүлмәдә музыка тыңлый”, — дигән. “Яхшы, мин дә аның белән тыңлармын”, — дип, бу сабакташ та бүлмә ишеген ачкан. Рудольф идәнгә утырган да яраткан композиторы Бахның “Бранденбург концерты” әсәрен тыңлый икән. Ә кулында — уенчык паровоз. 20 яшьлек егет! Ниндидер дәрәҗәдә бу да Рудольфның асылы: Бах һәм уенчык паровоз. Бөек артист һәм бөек сабый була шул ул!
Хореография училищесына 17 яшьтә генә килеп керү — нык соң, әлбәттә. Р. Нуриев, моны яхшы аңлап, туктату мөмкин булмаган танк кебек бара. Вакытны ашыктыра: күп укый, өйрәнә, көннәр буе үз-үзен аямыйча күнегүләр ясый. Аз әһәмиятле лекцияләргә йөрми, һәр кичне театрда, филармониядә үткәрә. Мәскәүдәге Зур театрның балет дәресләренә барып кайткалый. Эрмитаж
залларында, университет аудиторияләрендә дә күрергә мөмкин була аны. Тумыштан бирелгән талант белән фидакарь хезмәт кушылмасы үзенекен итә: урамда башкалардан әллә ни аерылып тормаган кыскарак буйлы егет балет классында бию ачышлары белән һәммә кешене таң калдыра. СССРның барлык балет мәктәпләре конкурсында биюнең соклангыч үрнәген күрсәтә. Аңа абруйлы коллективлардан, шул исәптән Зур театрдан чакырулар килә.
1958 елда диплом алу белән Ленинградтагы С. М. Киров исемендәге театрга эшкә кабул ителә. Анда эләгү — бик олы дәрәҗә. Осталыгын башка театрларда камилләштереп килгәннәр дә анда ике-өч, кайчак хәтта биш-алты ел кордебалетта (массовкада) йөри икән. Нуриев бу сынауны үтеп тормый, килү белән аңа төп партияләрне башкару — солистлык ышанып тапшырыла.
Якташыбызның даны шул ук елда Уфага кинотасма аша кайтып ирешә. Ленинград хореография училищесын шул елда тәмамлап, Киров театрына эшкә килгән яшьләргә багышлап “Чын күңелдән ясалган очыш” дигән фильм төшерелгән икән. Һәм ул СССРның барлык кинотеатрларына таратылган. Уфалылар аны карарга “Родина” кинотеатрына кабат-кабат бара. Биюченең әнисе Фәридә апаны да танышлары анда берничә тапкыр очрата. 1959 елда яшьләрнең һәм студентларның Венада үткән Бөтендөнья фестивалендә беренче премия һәм алтын медаль яулаган Рудольф Нуриевның фотолары басылган үзәк гәзитләр Уфада кулдан-кулга йөри.
Чит илләргә гастрольләргә еш чыгучы Киров театрының төп көчләренең берсенә әверелгән милләттәшебез ерактагы һөнәрдәшләреннән дә туктаусыз өйрәнә, камиллеккә омтыла, чагыштыра, яңалыклар кертергә тырыша. Мәсәлән, СССРда беренчеләрдән булып, сәхнәгә трико гына киеп һәм бию бандажында (гәүдәнең берәр органын нормаль торышта саклау өчен кулланыла торган махсус бәйләвеч) чыга. Аңарчы биючеләр, әдәп саклап, капчыксыман кыска ыштан кия торган була. Ә Нуриев тәннең бию техникасының төп атрибуты икәнлеген күрсәтергә тели.
1961 елның 11 маенда труппа Парижга оча. Ай буе барган балет спектакльләрен белгечләр һәм тамашачылар искиткеч югары бәяли. 16 июньдә артистларны Париж янындагы Ле Бурже аэропортына китерәләр. Алар Лондонга очып, шунда ике атна чыгыш ясарга тиешләр. Лондонда балетны аңлаучылар, сөючеләр Париждагыга караганда күбрәк икәнлеген электән ишетеп белгән Рудольф Нуриевның шатлык белән тулы күңеле шунда ашкына. Шундый тамашачылар алдында гына биергә тырыша ул.
СССРның КГБ рәисе Александр Шелепин КПСС Үзәк Комитетына шундый язма җибәрә: “Докладываю, что 16 июня 1961 года в Париже изменил Родине Нуриев Рудольф Хамитович, 1938 года рождения, татарин, беспартийный, артист балета Ленинградского театра им. Кирова, находившийся в составе гастрольной труппы во Франциии...”
Чит илдә эшләү, яшәү моңарчы уена да кереп чыкмаган, берничә сәгать элек кенә әле Лондонның искиткеч зыялы тамашачылары өчен бию минутларын ашкынып көткән Рудольф Нуриев бер кат киемдә, кесәсендә бер тиен акчасыз дигәндәй Париж урамында торып кала. Әлбәттә, аны шул ук көнне берничә коллективка эшкә чакыралар. Ул үзе бер урында гына эшләүгә караганда, чакырулы артист булуны өстен күрә.
Рудольф Копенгагенда яшәгән бөек биюче Эрих Брауннан да өйрәнә. Аның аша икенче бер элекке ватандашыбыз Вера Волкова белән таныша. Ә аның ярдәмендә — Көнбатышның бөек биючесе Марго Фонтейн белән. Аңардан шактый өлкән яшьтәге Марго Рудольфны үзенең гала-концертына чакыра һәм Лондонда алар парлашып бии башлый. Беренче спектакльләре “Жизель” тарихи тамашага әверелә. Америкага чакырылып, Джонсонның Президент вазыйфасына керешү тантанасында чыгыш ясыйлар. 1964 елның октябрендә Вена дәүләт опера театрында Нуриев белән Фонтейн урыс композиторы Петр Чайковскийның “Аккош күле” балетын башкаргач, 89 тапкыр (!) “бис”ка чакырып чыгарыла. Балет тарихында бу — иң зур сан, һәм ул Гиннессның Рекордлар китабына кертелә.
Рудольф Нуриев өч дистә ел берөзлексез бии. Бөтен дөнья буйлап сәяхәт итә. Елына 1200гә кадәр чыгыш ясый. Танылган театрлар һәм кыска вакытка оештырылган балет труппалары белән гастрольләрдә йөри. Бервакыт Лондонда җиде атна рәттән һәр кич бии.
“Башкортстан” энциклопедиясендә аның турында гаять бай мәгълүматлар урнаштырылган. Менә шуларның кайберләре: “1962-70 елларда — Бөек Британиянең Король балеты (“Ковент-Гарден” театры) солисты) 1970-83 елларда — дөньяның төрле илләренең 33 труппасында балетмейстер һәм солист. 1983-90 елларда — Париждагы “Гранд-Опера” балет труппасы директоры. Балет турындагы күп кенә фильмнарда төшкән. 1975 елда Балетны үстерүнең ике фондын (Лихтенштейнда һәм АКШта) булдырган. 1983 елдан — Австриянең шәрәфле шәхесе. Ике тапкыр “Почетный легион” ордены, сәнгать һәм әдәбиятның “Командор” ордены белән бүләкләнгән...”
Сәхнәдәшләре хәтерләвенчә, “Мин һәркөнне биергә тиеш!” — дип, тормышын үз-үзен яндырып бетерүгә корган. Аның чыгышы вакытында шыгрым тулы зал: “Нуриев — дөнья йолдызы!”, “Нуриев — супермен!”, “Нуриев оча торган татар!” — дип гүли, кычкыра.
Дөнья күләмендәге иң яхшы биюче, хореограф һәм актерның (29 фильмда уйнаган) Уфада калган әти-әнисенең, апаларының хәле ничек булган соң бу вакытта? “Кызыл таң”да гомер буе эшләгән журналист, 90 яшьне үтеп вафат булган Наилә апа Мәүлетова шуларны сөйли торган иде: “Ирем Арслан Гайнанов белән Хәмит Нуриев — икесе дә каты яраланып кайткан фронтовиклар, Уфа түбән вольтлы электр аппаратуралары (соңыннан “Электроаппарат” дип үзгәртелде) заводында бергә эшләделәр. Икесе дә бер үк башлангыч партия оешмасы әгъзалары иде. Рудольф чит илдә калганнан соң шул оешмада ыгы-зыгы башлана. Җыелышлар үткәреп, кайбер коммунистлар Хәмиткә яла яга, болай да өзгәләнгән йөрәген телгәли.
Әнә шундый чакларда төпле акыллы, сабыр холыклы Арслан фронтташын хаксыз рәнҗетүчеләргә каршы чыга, Хәмит партия сафында да, вазыйфасында да калдырыла.
Хәмитнең бу дөньядан иртә китүенең, Фәридәнең авырып түшәккә егылуының сәбәбе дә уллары өчен кайгыру, хезмәттәшләренең, таныш-белешләренең нахакка рәнҗетүләре булды. Рудольф чит илдә калу белән Ленинград шәһәр суды, “илгә хыянәт иткән өчен”, дип аны 7 елга иркеннән мәхрүм итә. Шул сәбәпле ата-анага уллары белән элемтә тотарга рөхсәт бирмиләр. Посылка түгел, хат та кертелми. Шул чакта Арслан, Дәүләт иминлеге комитетына барып, кемнәр беләндер сөйләшә, ата-анага уллары белән бәйләнеш тотарга рөхсәт ала. Телефон аша улы белән сөйләшергә дә Хәмитне ул йөртте”.
Биюченең бертуганнарына килгәндә, Роза апасы, Ленинградтагы Герцен исемендәге педагогия институтын тәмамлап, шул ук шәһәрдә балалар бакчасы мөдире булган, шуннан ике кызы белән Монте-Карлога яшәргә киткән. Рәзидә, радиомеханика техникумында белем һәм һөнәр алып, Уфада яшәгән һәм эшләгән. Лида яшьли үлгән.
Биюченең әнисе каты авыргач, аның белән күрештерүләрен үтенеп, ул СССР җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә. Ләкин үтенеч җавапсыз кала. Зур абруйлы берничә ил Президенты, короле бу мәсьәлә буенча Мәскәү белән элемтәгә кергәч кенә 1988 елда Нуриевка 72 сәгатькә Уфага кайтып килергә рөхсәт итәләр. Әнисе аны танырлык хәлдә булмый инде...
Тиздән үзе дә дәваланып булмаслык чиргә тарый. Биерлек хәле калмаганлыктан, дирижер һөнәрен үзләштерә. Санкт-Петербургта хушлашу гастрольләре үткәрә. 1992 елда Казанга (әнисе туып-үскән шәһәргә!) классик балет фестиваленә килеп, балет спектакленә дирижерлык итә.
Рудольф Нуриев исән чагында төрле илләрдә аның турында китаплар чыкты. Вафатыннан соң, Мәскәүдә, Уфада, Казанда да зур-зур мәкаләләр басылды.
Фәрит Фаткуллин.