+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Минем күңелләр тула"

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев Казанга барган. Бик мөһим миссия белән.

"Минем күңелләр тула""Минем күңелләр тула"
"Минем күңелләр тула"
Социаль челтәрләренең берсендә җырчы нигә килүен әйтте.

«Сәлам дуслар! Хәзер әйтәм нигә Казанга килгәнемне. Килеп җитте минем красавица, — дип җырчы машинага күрсәтә. — Минем күңелләр тула. Мондыйны күз алдына да китермәгән идем. Мондый машинам булыр дип уйламадым да. Егетләр, рәхмәт!» — ди ул еракта торган бер төркем ир-атка кул болгап.

Әйе, ул яңа машина алган. Тимер аты искиткеч зур, матур, җитмәсә электрга йөри торган икән. Котлыйбыз! Халык артистына килешеп тора!
 
Фото: социаль челтәрләр.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас