+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Хатынының күзендә бер шатлык та юк"

Фирдүс Тямаевны тагын ниләрдә гаеплиләр?

"Хатынының күзендә бер шатлык та юк""Хатынының күзендә бер шатлык та юк"
"Хатынының күзендә бер шатлык та юк"

Фирдүс Тямаев - махсус хәрби операциягә зур ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе. Ул Украинадагы хәрбиләр янына  барып та кайтты «Исән-сау йөреп кайттык. Быел ял бөтенләй эләкмәде дияргә була. Инде хәзер гаиләмә дә игътибар кирәк. Резидәнең дә ял итәсе килә - Төркиягә юллама алдык», - дигән иде җырчы «Интертат»ка интервью биргәндә.

Берничә көн узуга Фирдүс хатыны, ике улы белән ялда төшкән фотосын да урнаштырды. «Ниһаять, без дә ял итәбез», - дип сөенә ул.

 Бик матур гына фото булса да, монда гаеп эзләүчеләр табылган. Мәсәлән, берсе Резидәнең шактый арыган йөзенә игътибар юнәлтеп: «Хатыныңның күзендә бер шатлык та юк», - дип язган.

«Резеда кебек мөлаем, сабыр хатыннар сирәк. Бәлки кеше юлдан арып килгәндер, ни эшегез бар соң сезнең?! Дәшми генә көнләшегез. Уф, үтерә бу халык», - дип яклаган аны икенчесе.

 
Тагын бер «подписчигы»: «Берсенең дә елмаюы ихлас түгел», - дигән нәтиҗә чыгарган.

«Ихлас елмаю нинди була ул, өйрәтегез әле», - дип аптыраган Фирдүс.

Җырчыны ясалмалылыкта гаепләүче тагын берәү табылган. Сез дә шушы матур фотода ясалмалылык күрәсезме ул?   

фото: социаль челтәрләрдән.    

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас