Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловларның улы, җырчы Акбулат өйләнә.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял иткәндә «Бурдж-Хәлифә» манарасы янында Акбулат үзенең сөйгән кызы Әдиләгә тәкъдим ясаган. Әдилә егетнең тәкъдимен кабул иткән.
Шушыларны күрсәткән видеога йөрәк һәм йөзек рәсемнәре куеп, ул: «Тормышымда яңа бүлек башлана», – дип язган.
Улларын башлы-күзле итү мәсьәләсендә: "Әлегә вакытлары җитмәгәндер", - дигән иде бер Зәйнәп ханым. Вакыт җитте, күрәсең. Бәхетле булсыннар!
Фото: социаль челтәрләрдән.