Әлеге җырны 80нче елларда Татарстанның халык артисты Фирзәр Мортазин башкара иде. Данир җырны яңача башкарырга тырыша.
Клип сюжеты нигезенә үзебезнең Индира һәм Рөстәм Нәбиевларның саф мәхәббәт тарихы алынган. «Тормышның асылын, кадерен аңлар өчен, аларның тарихы – безгә зур мисал», – дип яза Данир. Клипта Рөстәм белән Индира образында башка геройлар уйный. Блогерларның үз тормышындагы туй, бәби туу кебек истәлекле мизгелләрнең дә кадрлары кергән.
Тик җырны Фирзәр Мортазин башкаруында тыңлап ияләшкән кешеләр Данирның җырлавын да, клипны да кабул итә алмаган.
«Да-а-а, Фирзәр Мортазин җырлавы күңелгә кереп калган. Бозгансың җырны, Данир! Пустой, җансыз жырлыйсың. Клипка килгәндә, ахыргы 2 минуты ярыйсы әле, Рөстәм белән Индира төшкән өлеше. Ә башында нинди усал йөзле, исерек кыяфәтле егет башлап җибәрде клипны. Полный провал! Фиаско!» – дип язган, мәсәлән, берсе. Аның белән килешүчеләр дә бар.
Клипны карап, елап беткән кешеләр дә булган. Дөрес, аларны Данирның җырлавы түгел, Рөстәм белән Индира тарихы күз яше түгәргә мәҗбүр иткән.
Рөстәм Нәбиев үзе дә: «Бик матур, күңелгә тиярлек клип булган, Данир дустым. Зур рәхмәт, безнең тормыш, мәхәббәт юлыбызны эчтәлегенә салган өчен», – дип язып калдырган.
Клипны тыңлаганда Марат Яруллинның Данирга әйткән сүзләре дә искә төшә. Ул аңа җырламаска кушкан иде бугай. Ә бәлки ул хаклыдыр. Сезнеңчә ничек?
Фото: социаль челтәрләрдән