Күргәзмәне оештыручы - Русия тарихи җәмгыяте. Проектны гамәлгә ашыруда Президент грантлары фонды, «Ватан тарихы» фонды һәм Җиңү музее ярдәм күрсәтә.
Ачылу тантанасында Русия тарихи җәмгыяте рәисе, Русия Федерациясе фән һәм югары белем министры урынбасары Константин Могилевский һәм Русия тарихи җәмгыяте идарәсе рәисе Руслан Гагкуев катнаша.
Күргәзмә нигезендә 2022 елның язында Русия тарихи җәмгыяте башлангычы буенча төзелгән Русия мәдәният министрлыгының музейлар арасындагы төркеме тарафыннан җыелган экспонатлар ята. Төркем составына илнең әйдәп баручы музейлары - Дәүләт тарихи музее, Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең Үзәк музее, Җиңү музее, «Сталинград сугышы» музей-тыюлыгы, Русиянең хәзерге заман тарихы дәүләт үзәк музее, Таврида үзәк музее һәм башкалар керә.
Төркем әгъзалары азат ителгән территорияләргә берничә экспедиция барышында ВСУ һәм неонацист «добробаты» сугышчылары тарафыннан кылынган җинаятьләрнең масштаблы дәлилләрен теркәгән. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспонатлар арасында НАТО илләренең һәм милләтче батальоннарның кораллану үрнәкләре, шулай ук Киев режимының православие гыйбадәтханәләрен юк итү буенча максатчан сәясәтен раслаучы предметлар бар.
Фото: Башинформ