+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Радий Хәбиров: "Без балаларыбызның тынычлыкта үсүен телибез"

Бүген Уфа тарихы музеенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Гади нацизм» күргәзмәсен ачуда катнашты.

Радий Хәбиров: "Без балаларыбызның тынычлыкта үсүен телибез"Радий Хәбиров: "Без балаларыбызның тынычлыкта үсүен телибез"
Радий Хәбиров: "Без балаларыбызның тынычлыкта үсүен телибез"


Ул 2022 елда Русия тарихи җәмгыяте башлангычы белән төзелгән, Донбассның тыныч халкы фаҗигасенә багышланган.
Тәкъдим ителгән 200 экспонат арасында фотоматериаллар, Донбасска һөҗүмнәр вакытында нацистлар кулланган сугыш кирәк-яраклары фрагментлары, хәрби нацистик формированиеләрнең, шулай ук Украинада эш итүче НАТО илләреннән, чит илләрдән ялланган сугышчыларының кораллары һәм киемнәре бар.
Экспозиция Русиянең берничә шәһәрен әйләнеп чыкты. 2023 ел башында Волгоградтагы «Сталинград сугышы» музей-панорамасы территориясендә аның белән Русия Президенты Владимир Путин танышты. Уфада күргәзмәне 2023 елның сентябренә кадәр карарга мөмкин, ул барлык теләүчеләр өчен бушлай.
Төбәк җитәкчесе экспозициянең үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирү өчен мөһимлеген билгеләп үтте.

- Русия тарихи җәмгыятенә әлеге күргәзмәне оештыру башлангычы өчен рәхмәт белдерәм. Без аның нәрсә турында икәнен яхшы беләбез, чөнки күп тапкырлар Донбасста булдык, Ватанны саклаучы сугышчылар һәм тыныч халык белән аралаштык, – диде Радий Хәбиров. - Бүген безнең балаларыбызның, бигрәк тә мәктәп укучыларының, чын цивилизация сугышының нинди явызлык белән барганын күрүе мөһим. Якын арада без үзебезнең музей өлешен оештырачакбыз, анда Донбассны саклауга багышланган экспонатлар күрсәтәчәкбез.
Илнең фән һәм югары белем министры урынбасары, Русия Тарихи җәмгыяте рәисе Константин Могилевский республика җитәкчелегенә күргәзмәне оештыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
- Махсус хәрби операциянең беренче айларыннан ук Русиянең әйдәп баручы музейлары хезмәткәрләре төркеме Русиянең яңа төбәкләренең азат ителгән территорияләрендә эшли һәм яхшылыкның явызлык белән турыдан-туры бәрелешүен күрсәтүче әйберләр җыя. Без бүген Русиянең кемгә һәм нәрсәгә каршы торуын күрәбез. Үз күзләрең белән бу әйберләрне күргәч, алар онытылмас тәэсир калдыралар, – дип ассызыклады Константин Могилевский. - Башкортстанда яшәүчеләрнең күбесе махсус хәрби операциядә катнаша, Ватанны саклый. Шуңа күрә без республика халкының да әлеге экспозиция белән танышуын телибез.
Русия тарихи җәмгыяте идарәсе рәисе, «Ватан тарихы» фонды башкарма директоры Руслан Гагкуев фикеренчә, бүген махсус хәрби операциягә багышланган даими экспозицияләр булдыру мөһим.

– Без мондый эшне Башкортстанда алып барылуын беләбез һәм кирәкле методик ярдәм күрсәтергә әзер, - диде ул.
Ачылу тантанасыннан соң Башкортстан Башлыгы һәм хөрмәтле кунаклар экспозиция белән танышты. Күргәзмәнең кураторы, «Ватан тарихы» фондының күргәзмә проектлары җитәкчесе Наталья Капустникова, ул элегрәк Мариуполь туган якны өйрәнү музеен җитәкләгән, экспозиция Украинада узган гасыр башыннан безнең көннәргә кадәр нацизм үсеше тарихы турында сөйли. Аңа Бөек Ватан сугышы, 2014 ел вакыйгалары, Донбасстагы сигез еллык сугыш һәм махсус хәрби операция башлану керә. Стендларда Украинада урнаштырылган неонацизм идеологиясенең матди дәлилләре тәкъдим ителгән.
Күргәзмә белән танышканнан соң, төбәк җитәкчесе экспозициядән алган тәэсирләре белән уртаклашты.

- Күргәзмә бик җитди һәм эмоциональ яктан авыр. Ләкин без бу турыда сөйләргә тиеш. Без балаларыбызның тынычлыкта һәм татулыкта үсүен телибез. Ләкин алар безнең тормышның бу өлеше барлыгын аңларга тиеш. Яхшылык бар, явызлык бар. Әгәр үзеңне якламасаң, явызлыкны җиңмәсәң, ул безгә килергә мөмкин, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Мин күп тапкырлар безнең подразделениеләр, ирекле отрядлар командирлары белән аралаштым. Сугыш кырларында табылган артефактларны һәм башка әйберләрне безгә тапшыруларын сорадым. Киләчәктә без республикада махсус хәрби операция турында даими эшләүче экспозиция булдырырга телибез.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас