+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Урта Азия истәлекләре

Анда миңа 1946 елда Ташкентның Шәйхантур базарында табылган Габдулла Тукайның уникаль фотосын кулга алу да насыйп булды.

Урта Азия истәлекләреУрта Азия истәлекләре
Урта Азия истәлекләре


СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият институтына аспирантурага кабул ителгәч, булачак диссертациямә фәнни тема итеп XVI гасыр башында мәмлүкләр Мисырында барлыкка килгән төрки “Шаһнамә”не өйрәнүне билгеләделәр. Тикшеренү барышында бу язма ядкярнең бер тулы нөсхәсе Таҗикстан Фәннәр академиясе Шәрекъшенас институтының академик Габделгани Мирзаев (1908–1976) исемендәге кулъязмалар фондында сакланганлыгы ачыкланды. Аның белән танышу һәм микрофильмын алдыру максаты белән 34 ел элек, ягъни 1989 елның май аенда Урта Азиягә гыйльми сәфәргә юлландым.
Шунысын да әйтергә кирәк, Шәрекъшенас институты 1998 елдан Язма мирас институтына әйләндерелде. Аннан соң Шәрекъшенас һәм язма мирас институты булды, 2011 елдан Таҗикстан Фәннәр академиясенең Рудәки исемендәге Тел, әдәбият, шәрекъшенас һәм язма мирас институты дип атала.
Юл уңаенда башта Ташкентта тукталдым. Чөнки анда Низами исемендәге дәүләт педагогия институтының үзбәк әдәбияты кафедрасында Хәмитҗан әкә Хәмидов белән очрашырга кирәк иде. Ул Фирдәүси “Шаһнамә”сенең XVIII гасырда Яркәнттә яшәп иҗат иткән Хамуши һәм Нурмөхәммәт Бохари исемле шагыйрьләр тарафыннан үзбәк теленә чәчмә тәрҗемәләрен өйрәнгән, 1968 елда шулар буенча кандидатлык диссертациясе яклаган. Авторефератыннан күренүенчә, мин өйрәнәчәк истәлек турында да мәгълүматы бар.

Ташкентка килгәч тә урнашу өчен Үзбәкстан Фәннәр академиясе кунакханәсенә бардым. Ләкин анда урын бер тәүлеккә генә бар булып чыкты. Студент елларында Казан университеты оештырган конференция­ләрнең берсендә танышкан, инде аспирант Шәүкәт Жураевны эзләп, педагогия институтының 6нчы тулай торагына киттем. Ләкин ул кайтып киткән икән. Шулай да Камилҗан һәм Дәүләтъяр исемле аспирантлар ярдәме белән мин анда урнаштым.
Икенче, ягъни 21 май ял көн булу сәбәпле, Дәүләтъяр белән шәһәрне тамаша кылырга чыктык. Үзәк урамда студентларның демонстрациясенә туры килдек. Үзбәк телен дәүләт теле итүне таләп итеп чыкканнар икән. Һәр демонстрантка кимендә икешәр милиционердан исәпләгәндә, кем әйтмешли, халык хәйран күп иде.
Базардагы бер китап кибетеннән үземне кызыксындырган шактый гына китаплар сатып алып, аларны почта аша Казанга җибәрдем. Аннан соң 24 майда Дүшәнбе шәһәренә очу өчен самолетка билет та алып куйдым.
Дүшәмбе көнне институтка бардым. Хәмитҗан әкә көндезге 2ләрдә генә киләчәк икән. Вакыт булудан файдаланып, кырымтатар теле һәм әдәбияты кафедрасына кердем. Мөдире филология фәннәре кандидаты, доцент, тел галиме Әнвәр Акмоллаев. Элек кафедрада 3 укытучы гына булса, хәзер 6 икән. Һәр елда укырга алынган студентлар саны 25кә җитә. Сөйләшеп утырганда Ис­мәгыйль Кәримов исемле бер яшь укытучы килеп керде. Аның белән дә таныштык. Казанга кайткач кафедрага “Татар әдәбияты тарихы”ның нәшер ителгән 4 томын җибәрергә вәгъдә итеп, алар белән саубуллаштым.
Кырымга кайткач, Ә. Акмоллаев Кырым инженер-педагогия университетында кырымтатар теле кафедрасында лаеклы ялга чыкканчы (2016) укытты. И. Кәримов исә шул ук югары уку йортында Фәнни-тикшеренү институты директоры булып эшли. Аның белән элемтәләребез хәзер дә дәвам итә. Ул Казанда үткәрелгән мәдәни чараларда актив катнаша.
Аннан соң Үзбәкстан Фәннәр академиясенең Әбурәйхан Бируни исемендәге Шәрекъшенас институтына бардым. Директоры танылган тарихчы Асам Урунбаев (1929–2009). Ул Казанда яшәүче, шулай ук тарихчы, Миркасыйм Госманов (1934–2010) белән дә таныш икән, сәламнәр тапшыруны үтенде. Командировка кәгазь­ләре белән эшләр тәмамлангач, каталогтан үземне кызыксындырган чыганакларны эзләү белән мәшгуль булдым. Мине, әлбәттә, барыннан да элек үзбәк рухи мәдәниятендә “Шаһ­намә” эзләре кызыксындыра иде.
Хәмитҗан әкәгә минем хакта әйт­кәннәр икән, педагогия институтына килгәндә ул көтеп тора иде. Күрешеп, хәл-әхвал сорашканнан соң, минем фәнни темам буенча шактый гына сөхбәтләшеп, фикер алышып утырдык. Үзенең диссертациясе нигезендә бастырып чыгарган “Бокий бустон таровати” (“Мәңгелек гөл­лекнең кабатланмаслыгы”) дигән монографиясен бүләк итте. Мин исә аңа 6 томлык “Татар әдәбияты тарихы”ның беренче томын һәдия кылдым. Без иртәгә очрашып, сөйләшүләрне тагын дәвам иттерергә килештек.
Икенче көнне институтта мин Хәмитҗан әкәдән шактый гына киңәшләр алдым һәм ул әйткән кайбер әдәбият белән танышу максатында Галишир Нәваи исемендәге Республика китапханәсенә бардым. Анда “Мәгариф вә укытучы” журналының 1925 елгы 5–6 санында үзбәк шагыйре, язучысы һәм галиме, шәхес культы еллары корбаннарының берсе Чулпан (Габделхәмит Юныс улы Сөләйманов) (1893–1937) бастырган “Шохноманинг” туркча таржимаси” дигән мәкаләне күчереп алдым. Бу алга таба эш барышында мөһим чыганакларның берсе булачагын мин ул вакытта белеп тә бетермәгәнмен икән.
24 май көнне кичке сәгать 7ләр тирәсендә мин Дүшәнбе аэропортында идем. Алдан телефон аша сөйлә­шенгәнчә, Мортаза Зәйнетдинов каршы алды. Без аның белән шул ук ел­ның апрель аенда Казанда танышкан идек. Ул, аспирантура тәмамлап, яңа гына эшли башлаган укытучы буларак, университетта үткәрелгән студентлар конференциясенә Зәйнетдин һәм Дилбәр исемле студентларны алып килгән иде.
М. Зәйнетдинов “XIX йөз ахыры – XX йөз башы таҗик-татар әдәби баг­ланышлары” дигән темага кандидатлык диссертациясе язды һәм аны 1990 елда уңышлы яклады. Аспирантурада укыган вакытта материал туп­лау максаты белән Казанда да булган, кайбер татар әдәбияты галимнәрен дә яхшы белә.
Хәзерге вакытта доцент М. Зәй­нетдинов Таҗикстан милли университетында теория һәм өр-яңа фарсы-таҗик әдәбияты кафедрасы мө­дире.
Әдәби багланышлар дигәннән, әлеге өлкәдә, нишләптер, безнең кардәшләр активрак шөгыльләнә кебек. Бу уңайдан янә Бөркет Исха­ков­ның (1924–1990) “Казакъ-татар әдәби багланышы” (1976), Лола Мак­сумо­ваның “Үзбәк-татар әдәби баг­ланыш­лары тарихыннан” (1978), Сатыбалды Мамытовның (1957–2006) “XIX йөзнең икенче яртысы – ХХ гасыр башында татар-кыргыз әдәби багланышлары” (1992) дигән кандидатлык диссер­та­цияләрен, Ширали Тур­дыевның (1933–2011) “Әдәби дуслык­ның җимешләре: (Үзбәк-татар әдәби багланышлары тарихыннан)” (1984) исемле монографиясен атарга мөм­кин.
Иртәгәсен Шәрекъшенс институтына барып, мине аның директоры, фәлсәфә фәннәре докторы Әкбәр Торсынов кабул итте. Бераз сөй­ләш­кәннән соң, урынбасары Хәбиб Пулатов ярдәмендә тиешле кәгазь эш­ләрен тәмамлагач, кулъязмалар фондына килдем. Мөдире Камал Айни (1928–2010) (таҗик совет әдәбиятына нигез салучы, Таҗикстан Фәннәр академиясенең беренче Президенты Садретдин Айниның (1878–1954) улы) командировкада булу сәбәпле, эшнең тукталып калу куркынычы барлыкка килде. Бу хакта аның вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Маһин апа Мамедовага мөрәҗәгать иткәч, без бергәләп Институт директоры янына барып хәлне аңлаттык. Ул мәсьәләне кичектерми уңай якка хәл итәргә күрсәтмә бирде.
Фондка кире кайтып берникадәр вакыт булганнан соң, алда телгә алынган студент Зәйнетдин килеп керде. Минем бирегә килүем хакында университетта аңа Мортаза әйткән. Ул профилакторийда икән, миңа тулай торактагы үзенең урынына урнашырга тәкъдим итте. Аның белән шәһәрнең Гипрозем дип аталган микрорайонына киттек.
Тулай торакның бүлмәсе дүрт кешелек булып, анда Зәйнетдиннән башка тагын өч сабакташы яши икән. Ниязбәк – сабыр холыклы, төптән уйлап фикер йөртә; Хәсән – үтә милли җанлы, сөйләшкәндә кызыбрак та киткәли; Солтанша – киресенчә, күп сөйләшми. Алар белән тиз аралашып киттем. Соңрак күрше бүлмәдәгеләр дә үз итте. Алишер исемлесе килеп керсә, “Алишер, аммо Алишер Навои нист” (“Галишир, әмма Галишир Нәваи түгел”) дип шаяртып эндәшә торган булдым.
26 май көнне төп эшем башланды. Фондта каталоглар караган арада, озакламый, Җәлалетдин Арзуморадов, Рабига исемле яшь хезмәткәрләр дә килеп җитте. Алар ярдәме белән микрофильм алдыру өчен кулъязма төрки “Шаһнамә”не махсус ла­бо­раториягә тапшырдык. Шунысы кызык булып чыкты: бу эшне башкаручы егетнең исеме Александр Мирзаханов икән. Казандагы безнең институт фотографы да Александр Шамилов иде. Бу тәңгәллек, хәтта фамилияләренең дә мөселманча булулары хакында әйтеп, дусларны бераз елмайтып та алдым.
Аннан соң фондта эшләүче башка хезмәткәрләр белән таныша башладым. Әдәбият галиме Әгълахан Әфсахзад минем диссертация темасын белгәч, Мәскәүдә урыс телендә 1985 елда нәшер ителгән “Лирика Абд ар-Рахмана Джами: Проблемы текста и поэтики” дигән монографиясен бүләк итте. Әйтергә кирәк, ул хезмәт алдагы эшемдә шактый файдалы чыганакларның берсе булды.
Габдрахман Җами, Рудәки, Камал Хөҗәнди, Садретдин Айни, Габ-
дел­гани Мирзаев, Мирза Торсынзадә һәм башкаларның иҗатлары, XV гасыр фарсы һәм таҗик әдәбиятлары турында саллы хезмәтләр язган бу мөхтәрәм галимнең вафатыннан соң (1999), Дүшәнбе урамнарының бер­сенә аның исеме бирелде. Тууына 80 ел тулу уңае белән 2015 елның 18 ноябрендә Таҗикстан Фәннәр академиясендә зур фәнни-гамәли конференция уздырылды.
Төрки “Шаһнамә” күп кенә миниатюралар белән бизәлгән. Аларны тикшергән галимә, сәнгать фәннәре кандидаты Лариса ханым Додхудоева да биредә эшли икән. Ул үзенең “Каталог художественно оформленных восточных рукописей Академии наук Таджикской ССР” (1986) дигән хезмә­тен бүләк итте.
“Мирас” журналының 1993 елгы 6 санында аның белән автордашлыкта “Шаһнамә” поэмасыныңӊ иллюстрацияле төрки тәрҗемәләре” дигән мәкалә дә бастырдык.
Әнисе татар булган Лариса ханым СССР сәнгать академиясенең И. Репин исемендәге нәкыш, скульптура һәм архитектура институтын тәмам­лаган. Таҗикстан Республикасы гербы һәм флагы авторларының берсе. 1998 елда “XVI–XIX гасырларда Урта Азия һәм Һиндстан китапла­рының сәнгати мәдә­нияте: Таҗикстан республикасы Фән­нәр академиясендәге кулъязмалар тупланмасы материаллары буенча” дигән темага докторлык диссертациясе яклады. Хәзерге вакытта — Таҗикстан Фәннәр академиясе­нең Әхмәд Дониш исемендәге Тарих, археология һәм этнография институтында этнография бүлеге мөдире.
Таҗик әдәбияты белгече, филология фәннәре кандидаты Сәлахетдин ага Салихов белән танышып сөйләшү аеруча гыйбрәтле булды. Аңарда шагыйребез Тукайның открытка итеп ясатылган бер фотосы саклана икән. Ул аны 1946 елда Ташкент шәһәрендә Мөкыйми исемендәге театр артындагы Шәйхантур базарында табып алган. Ул бу хакта “Казан утлары” журналының 1968 елгы 4 санында язып та чыккан. Аерым алганда, анда мондый юллар бар: “Рәсем­нең бер читендә гарәпчә язылган сүзләр игътибарымны тартты. Иҗек­ләп укып караган идем, аларны Габдулла Тукай язган икән. Мин, әлбәттә, татар әдәбиятының классигы, атаклы шагыйрь Габдулла Тукай әсәрләрен мәктәптә укып йөргән чакларда ук беләм, кайберләрен хәтта ятлаган да идем”.
Дөрестән дә, ул Г. Тукайның 1909 елда Г. Якобсон фотоательесында (логотип буенча) ялгыз төшкән бер фотосы. Сурәтнең алгы ягында болай язылган: “Мөхтәрәм Әхмәдгәрәй вә Габдерахман әфәнделәргә ядкяр. 5нче август, 1912 сәнә. Г. Тукаев”. Аң­лашылганча, шагыйрь аны якын дуслары “Гасыр” матбагасын оештыручы, “Аң” журналының нашире һәм мөхәррире Әхмәтгәрәй Сибгатулла улы Хәсәни (Хәсәнов) (1883–1934) һәм әдәбиятта Габдерахман Кәрам буларак билгеле театр тәнкыйтьчесе, тәрҗемәче Габдерахман Хәбибулла улы Рәхмәтуллинга (1878–1947) бүләк иткән. Соңыннан ул язулары белән бергә “Гасыр” матбагасында кү­бәйтелгән. Бу хакта мин матбугатта тәфсилле язып та чыккан идем.
Г. Тукай белән дустанә мөнә­сәбәттә булуы хакында, мәсәлән,
Ә. Хәсәни үзенеңӊ истәлегендә болай яза: “Шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев белән беркадәр танышлыгым булганга күрә, мин ара-тирә аның белән күрешеп, кайбер вакыт утырышкалый да идем. Бигрәк тә бу соңгы 1912нче елда “Аң” журналын чыгара башлау тугрысында киңәш­ләшер өчен аны күргәләргә тугры килде”.
Сәлахетдин ага әлеге ядкярне шагыйрьнеңӊ 100 еллык юбилеенда рәсми рәвештә тапшырырга булган. Кызганыч ки, аны бу чарага чакырмаганнар. Шулай да бу хакта Тукай музее җитәкчелегенә җиткерүемне үтенде. Мин, сәфәрдән кайткач, музейның ул вакыттагы директоры Госман әфәнде Хәбибуллинга (1950–1992) әйткән идем. Ләкин, нишләптер, мәсьәлә уңай хәл ителмәде кебек.
Дүшәнбе шәһәре уртасында урнашкан “Бәрәкәт” базарында бер кызыклы хәл булды. Кайбер кирәк-яраклар алырга дип йөргән вакытта, тәсбихләр сатучы бер агай янына тукталдым. Урысчасы яхшы гына. Сөйләшә торгач, минем тумышым белән Башкортстаннан икәнлегемне белгәч, ул “Аскинского района знаете?” дип сорап куймасынмы?! Мин аңа ул районның безгә күрше генә икәнен, ләкин анда бер дә булганым юклыгын әйттем. Бу агай Бөек Ватан сугышы ветераны икән һәм полкташларының берсе ул әйткән районнан булган. Мин шаяртып: “Безнең авылдан берәрсен әйткән булсагыз, тагын да кызыклырак булыр иде”, – дидем. Әҗере агайга, савабы миңа дигәндәй, бер тәсбих сатып алдым.
Үткән гасырның 60 елларында төзелгән бу базарда 2007 елның 18 гыйнварында янгын казасы булды. Аның урынына Чит ил эшләре министр­лыгының сигез катлы бинасы корылып, 2013 елның 15 мартында файдалануга тапшырылды. Базар исә Зәрафшан микрорайонына күчерелде.
29 май көнне Ниязбәк сабакташы Рөстәм Нәзиров белән мине үзләренә кунакка алып китте. Аның туган кышлагы Хасилат дип атала һәм Курган­түбәдән ерак түгел икән. Юл таулардан да, үзенең башлангычын Памирдан алып ургылып аккан Вахш елгасы буеннан да үтә. Фәхерабад үткелендә пассажирларны ял иттерергә автобус туктагач карасам, тирә-як җир кып-кызыл чәчәкләр белән капланган. Ул Хуне Сиявуш дип атала икән. Иран мифологиясе буенча нахакка һәлак ителгән каһарманның түгелгән каны буларак кабул ителгән. Истәлеккә алган бер чәчәк миндә хәзерге вакытта да саклана.
Кышлак үзәк юлдан бер километр тирәсе. Без сөйләшә-сөйләшә акрын гына барганда, бервакыт, арык буенда ял итеп утырган хатын-кызлар аягүрә торып басты. Тәртип шулай икән: ир-атларны хатын-кызлар шулай уздырып җибәрергә тиеш. Кышлак эчендә йөргәндә дә мондый күренешкә берничә мәртәбә тап булдык.
Ниязбәкнең укытучы булып эшләү­че бер агасы кышлак читендәге өйдә яши икән. Ул аларга кереп хәл белешеп чыкты, агасы да килеп безнең белән күреште. Аннары без төп йортка кайтып җиттек. Рөстәм белән мин кунак өендә калдык, Ниязбәк хәбәр бел­дерергә кереп китте. Озакламый без­нең янга өлкән яшьтәге, ягъни Нияз­бәкнең әтисен карап үстергән әби керде. Без аны аягөсте каршы алып күрештек. Аннары дустыбызның әни­се, бу йортта яшәүче икенче агасы килеп күреш­теләр. Йорт яныннан гына ага торган канал өстендәге дәстар­ханда тамак ялгап алгач, кичке аш өлгергәнче кышлакны тамаша кылырга булдык.
Кышлакта меңгә якын кеше яши икән. Урта мәктәптә 600 йөзләп бала укый. Урамда йөргәндә шундый кызык хәл булды. Минем кебек Европа тибындагы кешеләр бу якларда сирәк буладыр күрәсең, безгә иярә башлаган бала-чага төркеме әкренләп шактый ишәя башлады. Кайберләре хәтта алга да чыгып караштырып ала. Күрше кышлактан килеп эшләүче кибетченең дә кайчандыр Казан якларында хәрби хезмәттә булганлыгы ачыкланды.
Без кайтканда караңгы төшкән иде. Дәстарханда кичке аш әзерләнгән. Ниязбәкнең туганнары, күршеләре, мәктәп еллары буенча сыйныфташлары җыелган. Төнге сәгать 2ләргә кадәр әңгәмәләшеп утырдык. Хуҗа­лардан Коръәннең Казан басмасы турында сүз ишетү миңа аеруча тәэсир итте.
Икенче көнне иртәнге аштан соң без юлга кузгалырга җыендык. Гореф-гадәт буенча миңа һәм Рөстәмгә, кунак буларак, ефәктән эшләнгән таҗик кулъяулыгы бүләк иттеләр. Ул да бер истәлек буларак, миндә һаман саклана.
Кызганыч ки, Ниязбәкнең әбисе 90 елларда, әнисе 2012 елда бакыйлыкка күчте. Өлкән агалары Шаһ­мәхмәд, Давыт, Гыяс, Ширали һәм энесе Сәфәрбәк хәзерге вакытта шул ук Хасилатта яшиләр.
Дүшәнбедән көньякта 100 километр ераклыкта Вахш елгасы үзәгендә урнашкан, Хатлон өлкәсенең административ үзәге булган Кургантүбә шәһәре 2018 елның 20 гыйнварыннан Таҗикстан Республикасы Президенты карары нигезендә Бохтар дип атала башлады.
Дүшәнбегә кайткач, кулъязмалар фондына бардым. Саша микрофильм­ны эшләп тәмамлаган. Тиешле кәгазьләргә имзамны куеп, мин аны, ниһаять, кулыма алдым. Аннан соң кибетләрдән сатып алган китапларны почта аша Казанга озаттым. Әбелкасыйм Фирдәүси исемендәге Республика дәүләт китапханәсенә кереп, Фирдәүси “Шаһнамә”сенә кагылышлы чыганаклар эзләдем. Бу уңайдан шуны да әйтергә кирәк: 1993 елда аңа Милли китапханә статусы бирелеп, 2012 елда яңа бинага күчерелде.
Икенче көнне Институтка кереп директор урынбасары Хәбиб Пулатовка (директор каядыр эш белән киткән иде), кулъязмалар фондына барып андагы хезмәткәрләргә рәхмәт­ләремне белдереп, саубуллашып чыктым. Рудәки исемендәге тел һәм әдәбият институтында әдәбият галиме Вәли Самад (1936–2019) белән очрашып, байтак кына фикерләшеп утырдык.
Казанга кайткач, вәгъдә ителгән китапларны почта аша салдым, аннан соң микрофильмнан фотокүчермәләр ясадым. Докторлык диссертациясен язганда да төрки “Шаһнамә”нең бу нөсхәсенә нигезләнергә туры килде. Чөнки ядкярнең Британия музеенда һәм Төркиянең Топ-Капы музеенда сакланучы тулы нөсхәләре белән ул вакытта безгә танышу мөмкинлеге юк иде. Чулпан мәкаләсендә сүз барган “Шаһнамә”нең төрки тәрҗемәсе, тикшеренүләребездән ачыкланганча, Дүшәнбедә саклана торган әнә шул нөсхә булып чыкты.
Танышларымнан кайберләре соңыннан журналист һөнәрен сайлады. Ниязбәк Каландаров “Дүшәнбе телевидениесе” дәүләт оешмасында эшли. Рөстәм Нәзиров шулай ук Дү­шәнбедә “Бонувони Тоҗикистон” айлык журналында хезмәт куя. Зәй­нетдин Орифи туган якларында, ягъни Хөҗәнд шәһәрендә журналист һәм кино өлкәсендә консультант. Дилбәр Самадова исә үзен фәнгә багышлады: 2015 елда академик Б. Гафуров исемендәге Хөҗәнд дәүләт университетында “Таҗикстанның мөстә­кыйль­лек дәверендә мәгълүмати жанр­ларның төбәк көндәлек матбугатындагы урыны” дигән темага кандидатлык диссертациясен уңышлы яклап, хәзер шул ук югары уку йортының фәнни китапханәсе мөдире булып эшли. Хәсән Тухтаевны язмыш Швеция җирлегенә алып киткән.

Рамил ИСЛАМОВ,
филология фәннәре докторы.
Казан шәһәре.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас