Уеннар һәм күңел ачулар һәр халыкның үзенчәлекле мәдәниятендә ачык күренә һәм көндәлек тормышның аерылгысыз өлеше, шулай ук бәйрәм чараларының мәҗбүри элементы булып тора. Халык уеннары ярдәмендә балаларга күңелле генә түгел, алар җитезлеккә һәм батырлыкка да өйрәнәләр.
24-30 июльдә укучылар Русиянең төрле төбәкләрендәге: Донецк Халык Республикасы, Мордовия, Карелия, Карачай-Черкес республикалары, Чукотка автономияле округы, Воронеж һәм Вологда өлкәләрендәге борынгы уеннар белән таныша алачак, шулай ук акциягә кушылып, иҗади һәм оештыру сәләтләрен күрсәтә алачак.
Акциядә катнашу өчен үз төбәгеңнең традицион уеннары белән үз видеоролигын булдырырга, аны "Вконтакте" социаль челтәрендәге үз битендә урнаштырырга һәм #игрыкдш хештегын куярга кирәк.
Барлык эшләрне Русиянең халык мәдәнияте өлкәсендәге танылган эшлеклеләре кергән эксперт комиссиясе бәяләячәк һәм «Культурадляшкольников.РФ» порталында урнаштырылачак иң яхшы 30 роликны сайлап алачак.
Фото: culture.bashkortostan.ru