

Бу күпсерияле нәфис фильмның күп өлешен Башкортстанда төшергәннәр. Сюжет буенча гаилә серләре һәм конфликтлары спорт компоненты, ягъни кыяга менү белән үрелеп бара. Белорет районының хозур табигый ландшафты альпинистлар гаиләсенең өч буыны турындагы тарихны үстерү өчен искиткеч матур фон булып тора.
Фильмның вакыйгалары уйлап чыгарылган Верхнегорскта, таулы район үзәгендә бара. Фильмда Белорет урманнарында, Башкортстан таулары кыяларында, Агыйдел һәм Нура елгалары ярларында спорт күренешләре һәм төшерелүләр күп. Тамашачылар экранда Ар ташын, "Малиновая" һәм "Кулсугадыташ" тауларын (Зәңгәр кыялар янында), Үзән, Абзак һәм Отнурок авылларын, шулай ук Белорет урамнарын һәм мәйданнарын күрә.
Сценаларның бер өлеше «Абзак» ял йорты территориясендә, шулай ук Юрий Олейниковның кыя лабораториясендә төшерелгән, ул шулай ук кыяга менү буенча баш консультант булып та чыгыш ясаган. Сериалның эпизодларында һәм массовкаларында Белорет районының 900гә якын кешесе төшкән. Биредә даими рәвештә 54 төшерү төркеме белгече һәм 90га якын актер эшләгән.
Төп рольләрдә, Русия театры һәм кино йолдызлары белән беррәттән, Уфа актерлары да төшкән.
Ошыймы сериал?