Видеоязмада күренгәнчә, Илсөя Бәдретдинова концертының бер өлешен күргән Минтимер Шәймиев артистка баш бармагы белән «во» билгесен күрсәтеп, тамашаны хуплавын аңлата. Илсөя Бәдрединова сәхнәдә нотык тоткан вакытта да, башын кагып алып, аның белән килешүен белдерә, бер мизгелдә тынып калырга чакыра, берничә урында кул чаба.
Илсөя Бәдретдинова Болгардагы «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» дигән фестиваль кунакларына түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать иткән:
«Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Хөрмәтле Ирада ханым!
Мин чиксез шатмын бүген шушындый дәрәҗәле сәхнәдә, дәрәҗәле кунаклар алдында басып торуым белән. Әле моннан берничә ел элек кенә телевизордан карап, чит илләрдә үткән ниндидер зур-зур фестивальләргә кызыгып ята торган идек. Аллага шөкер, хәзер шушындый матур фестивальләр үзебездә дә бар. Әле менә сәхнә артында уйлап басып тордым, мин әйтәм, килер бер көн – 1 ел алдан билетлар алып куярлар әле Татарстан халкы, фестивальгә кайтабыз, дип. Амин. Бик зур, бик матур эш башкарылган. Гомерле булсын, нәтиҗәле булсын. Менә шулай тыныч күңел белән хезмәттә, иҗатта кайнап, рәхәтләнеп яшәргә насыйп булсын. Күңел тынычлыгы һәммә барчагызга да. Бәйрәмнәр белән! Бу – чынлап та зур бәйрәм, дип саныйм мин».
«ИБ» банда» чыгышы тәмамланганнан соң, төркем янына мәдәният министры Ирада Әюпова үзе килә. Ул Илсөя Бәдретдинованы кочаклап ала да: «Рәхмәт, чын күңелдән рәхмәт сезгә барыгызга да. Сез бик молодцы», – дип югары бәя бирә министр.
Ниһаять, дияргә кирәк инде.