

Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, якташыбыз Салават Фәтхетдинов Казанда булачак традицион концертларына әзерләнә. Җырчы 35нче сезонын Г. Камал театры сәхнәсендә 1 августта башлый. Билетлар инде сатылып беткән диярлек, бәлки, шуңадыр, Салават "концертларның кайчан бетәсен беркем дә белми", дип шәрехли.
Социаль челтәрдәге сәхифәсендә күренеп калган репетиция видеоязмаларына "легенда", "король" кебегрәк комментарийлар бар. Шунда ук "чеметеп" тә алганнар. Хәтта «Салават инде сәхнә өчен картаеп бара» дигән фикерләр дә бар.
«Мәскәүдәге концертында да юньләп җырлый алмады. Сәхнәдән вакытында китә белергә кирәк. Студентлар укытсын», – дигән бер ханым, урысчалатып...
«Салават абыегызның җырларга тыны җитми бит инде, тын юлларын ачарга кирәк», – дигән икенчесе.
Аларга каршы чыгучылар күбрәк:
«Дөрес, Салаватыбыз картаеп бара, нишлисең, тормыш шулай корылган. Ләкин шулай да Салават абый – безнең өчен зур шәхес, җырласын, аның җырлары белән безнең яшьлек үтә. Аңа торырдай җырчылар бик аз әле ул»;
«Өзелеп җырлый, йөрәге белән. Сакла үзеңне, Салават. Сине яратканнар өчен сакла». Һәм башкалар...
Ә сез бу хакта нинди фикердә, дуслар?