Башкортстанның атказанган артисты Иркә олы кызы Айсылу белән Кубада ял итә. Җырчы "ВКонтакте" сәхифәсенә матур-матур постлар куя. Иркәгә «Татарның йөзек кашы», «Чибәркәй» кебек мактау сүзләре калдыручылар күп.
Ире Артур махсус хәрби операциядә вакытта Иркәнең җылы якларда йөрүеннән гаеп эзләүчеләр дә аз түгел.
«Иркә - Кубада, Артур - окопта», – дигән комментарий калдырган бер ханым. Алга таба аның белән Иркәне яклаучылар арасында бәхәс купкан. Иркә яклылар да бик күп.
«Ире беләдер ял иткәнен. Юкка эчегез пошмасын! Үзегездән чыгып сөйләмәгез», - дигән алар.
Иркәнең әллә ни исе китми. Берсенә дә җавап бирми...
Фото: социаль челтәрләрдән.