Ул никах туйларына артистлар чакыру яклы түгел. Аның фикеренчә, туй, никах мәҗлесендә бөтен игътибар кәләшкә булырга тиеш.
«Туйда җырларга кайсы артистны чакырыйк икән?» – дип сорыйлар миннән. «Чакырмагыз берсен дә. Үз туганнарыгызны җырлатыгыз, уйнатыгыз», – дим мин. Бөтен игътибар артистка китәчәк, бөтен акча да. Туйда иң мөһим, иң матур кеше кәләш кенә булырга тиеш.
Ә инде юбилейга ярый! Юбиляр хатын-кыз булса – берәр ир-егет җырчыны, ир-егет булса, Илсөя Бәдретдинова кебек бөтенесен аяктан егарлык берәр хатын-кыз җырчыны чакырырга була», – дип киңәшләрен яза ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Килешәсезме?
Фото: социаль челтәрләрдән.