

Җәй көне дә туктап тормый, һаман эшли Илсөя. Әле менә яз турында җыр яздырган.
«Беләм мин июль икәнен... Может минем күңелдә яздыр. «Яхшы мачыга ел әйләнәсе март» диләр бит. Ну сорап та күрсәттегез дә соң бу җырны! Менә пожалуйста. Старший сказал – младший сделал! @тимербаев көе. @гөлчәчәк сүзләре@, давлянов аранжировка ясады һәм тавыш яздырды. Җыр бүгеннән барлык музыкаль мәйданнарда! Вещ акыртып тыңлагыз яме. 90нчы елларда биегән кебек тирләп-пешеп биеп, видеолар яздырсагыз, үземә дә куям әле. Нормуль булганмы?» – дип язган җырчы социаль челтәрдә.
Язгы җыр күңелле генә болай! Ну яңа программаның исеме... Сезгә ничек?