+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Натали тол калган

Җырчының ире үз-үзенә кул салган. 

Натали тол калганНатали тол калган
Натали тол калган
Танылган җырчы Наталиның 53 яшьлек ире һәм продюсеры Александр Рудин вафат булган. Ул Мәскәүдә үз-үзенә кул салган. Аның гәүдәсен "Беломорская" урамындагы йортның подъезд козырегында табалар.

Ике ел Рудин коронавирус фонында барлыкка килгән депрессиядән интеккән. 2021 елдан ул психо-неврология диспансерында исәптә торган. Моннан тыш, күптән түгел генә аның әтисе вафат булган. Нәкъ менә шушы үз-үзенә кул салу өчен сәбәп булган диелә.

Натали белән Александр Русия эстрадасының иң матур, тату парларының берсе иде. Алар 32 ел бергә гомер иткән. Натали аңа 17 яшендә кияүгә чыкан. Гаиләдә өч малай тәрбияләнә.
 
Соңгы ике елда Натали сәхнәдә сирәк күренә башлаган иде. Ул күбрәк гаиләсе, ире янында булырга карар иткән. Тик ни аяныч, ирен коткарып кала алмаган... 
 
фото: социаль челтәрләрдән.
 
 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас