+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
2 август 2023, 07:25

"Кайттымы әле, дип сорыйсыз..."

Башкортстанның атказанган артисты Иркә ире турында сорауларга җавап бирде. 

"Кайттымы әле, дип сорыйсыз..."
"Кайттымы әле, дип сорыйсыз..."

Аның ире Артур мобилизация башлангач, махсус хәрби операциягә китте.

Аннары кыска вакытлы ялга кайтты, Иркәнең концертларында булды. Тамашачылары, Артур өчен борчылып, социаль челтәрләрдә Иркәдән аның хәлен сорашып тора. Күптән түгел җырчы, аларның соравына җавап итеп, иренең ялан чәчәкләре тоткан фотосын куйган.

«Кайттымы әле?» – дип сорыйсыз. Юк! Әлегә шунда... Хәбәре бар... Әнә миңа чәчкәләр җыйган. Кулында бәйләм, һәрвакыттагыча елмайган. Рәхмәт, шундый булганың өчен. Без сине бик яратабыз, көтәбез», – дип язган җырчы.

 

Фото: социаль челтәрләрдән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: