+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
6 август 2023, 11:00

Прибельский мәдәният йортында уңайлыклар булдырыла

Прибельский модельле авыл мәдәният йортының “Башкортстан Республикасында уңайлы мохит” республика программасында катнашуы билгеле булды. Шуның нәтиҗәсендә быел биредә физик мөмкинлек­ләре чикле кешеләр өчен тиешле шартлар булдырылачак.

Прибельский мәдәният йортында уңайлыклар булдырылаПрибельский мәдәният йортында уңайлыклар булдырыла
Прибельский мәдәният йортында уңайлыклар булдырыла
Бу максатта 770 сум республика бюджетыннан бүленде, муниципаль бюджет та үз өлешен кертә. Барлык эшләр агымдагы елда клуб учреждениеләрен кабул итү алдыннан, август урталарына төгәлләнергә тиеш.
Биредә керү урыны үзгәртеләчәк, пандуслар куелачак, махсус бәдрәфләр барлыкка киләчәк. Шулай итеп, Прибельский авылы мәдәният йорты физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен яраклаштырылган өченче мәдәни-ял учреждениесе булачак. Шундый ук эшләр район Мәдәният сараеның 1нче һәм 2нче корпусларында башкарылган да инде.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас