

«Башкорт аты» халыкара фестивале - гаилә вакыйгасы, анда һәркем үзенә кызыклы бер вакыйга табачак. Болар - башкорт традицияләре, ат парады, ярышлары, башкорт эстрадасы артистлары һәм чакырылган йолдызлар чыгышлары, алар барысы да «Башкорт аты» халыкара башкорт токымлы атлар фестивалендә булачак.
Фестивальнең беренче көнендә, 11 августта тамашачылар “Ирәндек мәргәне”, “Тай-тулаҡ”, “Ауҙ” һәм “Ылаҡ” номинацияләрендә тамаша ат спорты ярышларының сайлап алу турларына шаһит булачак.
Кич белән 18.00 сәгатьтә башкорт эстрадасы артистлары катнашлыгында «Атлы башҡорт - ҡанатлы ҡош» яшьләр концерты була. Концертта Башкортстанның халык артистлары Рөстәм Гыйззәтуллин, Заһир Исәнчурин, Марсель Котыев, Зилия Бәхтиева, шулай ук “Карвәнсарай”, “Башстайл” төркемнәре, Халыкара, Бөтенрусия һәм республика конкурслары лауреаты Идел Аралбаев һәм башкалар катнаша.
Ә 12 августта ат чабышлары һәм ат парады узачак, халык кәсепләре һәм һөнәрчеләре күргәзмә-мәйданчыклары, Башкортстанның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре күргәзмә-ярминкәсе, «Осталар шәһәре» халык кәсепләре һәм һөнәрләре остаханәсе һәм башка күп нәрсәләр планлаштырылган.
18.30 сәгатьтә бәйрәм кунакларын Русиянең, Башкортстанның, Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров, төбәк халык артистлары Рәсүл Карабулатов, Вилдан Яруллин, Артур Туктагулов, музыкант-мультиинструменталист ZAINETDIN, шулай ук Нефтекама һәм Учалы филармониясе, Сибай концерт-театр берләшмәсе һәм Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе артистлары катнашлыгында мәдәни программа көтелә.
Бәйрәмнең махсус кунаклары: Үзбәкстанның халык артисты Женисбек Пиязов, ногай мультиинструменталисты Ислам Сатыров, “Тыва” фольклор ансамбле артисты Артур Дамдын-оол.
12 августта фестивальдә Волгоградтан генерал Я. П. Бакланов исемендәге ат клубы ансамбле да чыгыш ясаячак.
Фото: bashinform.ru