+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
13 август 2023, 16:50

Үзебездә җитештерелгән - сыйфатлы!

“Башкорт аты” фестивале төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләрен бер мәйданга җыйды. Ләкин аларның барысын да атларга булган сөю берләштерде.

Үзебездә җитештерелгән - сыйфатлы!Үзебездә җитештерелгән - сыйфатлы!
Үзебездә җитештерелгән - сыйфатлы!
Капкадан килеп керү белән кунакларны авыл хуҗалыгы товарлары күргәзмәсе каршы алды. Бирегә республикабызның төрле район-шәһәрләрендә үзләренең эшчәнлекләрен җәелдергән шәхси хуҗалыклар, эре предприятиеләр товарларын тәкъдим итте.

Мәсәлән, Швейцария һәм Италия технологиясе буенча премиум класслы сыр җитештерүче Әхсән Насыйбуллинның крестьян-фермер хуҗалыгы Кушнаренко районының Яңа Кормаш авылында урнашкан. Алар - рестораторлар. Берничә ел элек атлар алып, авылга кайтаралар. Буш торган фермаларны алып, шунда мал үрчетә башлыйлар. Механикалаштырылган ферма ачып, сыр җитештерү юнәлешендә эшчәнлеккә тотыналар. Италиядән килгән технологтан “премиум” класслы сырлар җитештерергә өйрәнәләр. Бүген инде аларның продукциясе Мәскәү, Екатеринбург, Татарстан һәм Башкортстандагы рестораннарга озатыла. Киләчәктә агротуризм юнәлешен үстерергә ниятлиләр. Бу уңайдан 9 миллион сумлык грант тотканнар. Әлеге вакытта төзелеш эшләре тәмамланып килә һәм октябрьдә Насыйбуллиннар беренче туристларны кабул итәргә әзерләнә.

Баймакта урнашкан “Экопродукт” җәмгыяте бу көнне кымыздан тыш, ат сөтеннән җитештерелгән башка продуктлар да тәкъдим итте. Бия һәм сыер сөте җыеп, предприятие 25 төрдән артык сөт ризыгы җитештерә, шуларныж 20се – йогуртлар. Әйткәндәй, Рим Хафизовның предприятиесе бия сөтен китпереп, аны чит илләргә дә озата.

Зилаер районының “Патриот” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы умартачылык, малчылык, кымыз җитештерү, үсемлекчелек белән шөгыльләнүче 6 крестьян-фермер хуҗалыгын берләштерә. Стәрлетамак районыннан килгән Альберт Хәйруллин көнбагыш мае җитештерү белән шөгыльләнә. Бу эшне 2001 елда әтисе белән абыйсы гаилә эше буларак башлап җибәрәләр. Берничә елдан дилбегәне Альберт Әнвәр улы үз кулларына ала. Ә көнбагышны үзләре дә җитештерә, сатып та алалар. Киләчәктә дәүләт ярдәме алып, техника алырга һәм эшчәнлекләрен тагын да киңәйтергә ниятлиләр.

Ак чыршы сагызын җитештерү белән Агишевлар байтак еллар шөгыльләнә. Илдус Әнвәр улы ак чыршы сумаласын Себер якларында эшләгәндә, авырып киткәч куллана һәм аның файдасын үзендә тоя. Туган якларына кайту белән гаилә бу продукцияне үзләре җитештерергә карар итә.Бу эчемлекнең файдасы әйтеп бетергесез, ди хуҗа. Ак чыршы суы да – республикабызда сыйфат сертификаты һәм “Башкортстан продукты” дипломына ия булган шундый уникаль һәм бердәнбер продукт.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас