+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
16 август 2023, 14:15

"Урал-батыр" эпосын сөйләүчеләр җыелды

Ул төрле төбәктә яшәүчеләрне берләштерде.

"Урал-батыр" эпосын сөйләүчеләр җыелды"Урал-батыр" эпосын сөйләүчеләр җыелды
"Урал-батыр" эпосын сөйләүчеләр җыелды

Бүген Бөрҗән районында тантаналы рәвештә “Урал батыр” бәйгесе ачылды.

Башкорт халкының тарихи чорына багышланган искиткеч һәм якты бәйрәм 25 нче тапкыр ачылды. Конкурста республикабыз балалары гына түгел, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән малайлар һәм кызлар да катнашты.

Конкурс балалар, үсмерләр һәм яшьләр катнашында театрлаштырылган тамаша белән ачылды (режиссер - Башкортстанның халык артисты Илнур Локманов). Яшь артистлар “Урал батыр” эпосының төп мизгелләрен, мәңгелек көрәш - яхшылык һәм яманлык кебек сыйфатларын күрсәтә алдылар.

Тамашадан соң катнашучыларга муниципаль район башлыгы вазыйфасын башкаручы Гайса Халитов мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул билгеләп үткәнчә, Бөрҗән җире халык тарихын кадерләп саклый, бу уңдырышлы җирләрдә Урал батыр, Бабсак бәй, Масема эзләре мәңгегә сакланган. “Урал батыр” эпосын һәр башкорт үз йөрәгендә йөртергә тиеш.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас