Бу чарада Башкортстан делегациясе дә катнаша. Аны республиканың мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина җитәкли.
Форум рәсми рәвештә 17 августта эшли башлаячак һәм Русиянең этномәдәни күптөрлелеге темасына багышланган театрлаштырылган тамаша белән ачылачак. Эшлекле программа пленар утырыш һәм секцияләр эше белән дәвам итәчәк, анда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруның актуаль бурычлары, дәүләт хакимияте органнары һәм коммерция карамагында булмаган оешмаларның үзара хезмәттәшлеге, яшьләрнең этномәдәни кыйммәтләрен һәм проект эшчәнлеген саклау, мәдәният-тел киңлегендә IT-технологияләрне куллану мәсьәләләре каралачак.
Форумның мөһим мәдәни вакыйгаларының берсе "Без бергә!" фестивале булачак, анда Краснодар, Владимир, Иҗау, Казан, Төньяк Осетия, Дагстан, Уфа, Донецк, Мәскәүдән әйдәп баручы музыкаль коллективлар катнашачак.