Руслан, инде сәхнәдән киттем дигәндә, янә яңа җырлар яздырып, концертлар белән чыгыш ясап оттырмады. Бары отты гына. Быел җәй аны Агыйделдә йөзгән "җырлы теплоход"та да күреп шатланды күпләр. Тавышы бар, моңы да, буй-сыны да сәхнәгә килешкән егетнең!
Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең сеңлесе, үзе дә оста җырлаучы Фирүзә Ибәтуллинага да ошаган Руслан. Шушы көннәрдә ул «ВКонтакте»дагы үзенең битендә аның «Йөрәк сагышы» җырын куйган һәм изге теләкләрен җиткергән.
«Менә бит, халык яраткан җырчылар туып тора. Барыр юлың иркен булсын, иҗатың саекмасын, гомерле була күр», – дигән ул.
Хәния Фәрхи балкыткан "Бер җылы сүз" җырын Руслан күптән түгел Сиринә Зәйнетдинова белән җырлый башлады. Безгә калса, матур гына килеп чыккан.
Сез Руслан Кираметдинов иҗаты турында нинди фикердә, дуслар?