+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
17 август 2023, 16:08

Розалия Буранова "Урал батыр" эпосынын тулысынча ятлаган!

Бүген Бөрҗән районында тантаналы рәвештә “Урал батыр” бәйгесе узды. Анда Иске Собхангол авылыннан Розалия Буранова да катнашты.

Розалия Буранова "Урал батыр" эпосынын тулысынча ятлаган!Розалия Буранова "Урал батыр" эпосынын тулысынча ятлаган!
Розалия Буранова "Урал батыр" эпосынын тулысынча ятлаган!

Филология фәннәре докторы Нәркәс Хөббетдинова рәислегендәге жюри әгъзалары һәр чыгышны игътибар белән тыңлады һәм бәяләде.

Иске Собхангол урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Розалия Буранова күпләрне шаккатырды. Әгәр быел февраль аенда конкурсант эпостан 2149 юл өйрәнгән булса, бүгенгә ул "Урал батыр" эпосынын тулысынча ятлаган! Ә бит эпоста барлыгы - 4600 юл. Моннан тыш, алар җитәкчесе Миләүшә Ишбулатова белән бергә әсәр тематикасына туры килгән костюм да әзерләгәннәр.

- Без Катил патшасы, Самрау патшасы, Янбирде бабайны, шулай ук еланнар һәм аҗдаһалар җирләрен чагылдыручы этнокостюм булдырдык. Табигый тиредән алка, беләзек, каеш әзерләдек, - ди Розалия Буранова.

Фото: karmaskaly-nov.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас