+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
17 август 2023, 09:43

"Сезнең белән саубуллашам!"

Аның "Әл дә син бар әле дөньяда" җырын кайсыбыз гына белми икән?..

"Сезнең белән саубуллашам!""Сезнең белән саубуллашам!"
"Сезнең белән саубуллашам!"

Башкортстанның атказанган артисты, «Әл дә син бар әле дөньяда», «Зәңгәр күзле кызны сагынам» кебек җырларны башкарып танылган Радик Динәхмәтовның хәрби өйрәнүләр урыныннан махсус операциягә юлда булуы турында язган идек инде.

Җырчы җәй башында Кораллы Көчләр сафына үз теләге белән язылган иде. Ул анда медвзвод санитары буларак хезмәт итәчәк.

«Без юлда. Телефоннарыбызны сүндереп куярга приказ булды. Аллаһы боерса, барысы да яхшы булыр, дип, сезнең белән әлегә саубуллашам. Сәламәт булыгыз!» – дип хәбәр салган ул.

Радикның һәм башка ир-егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуларын түземсезлек белән көтәбез!

Фото: intertat.tatar

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас