"Бүген Эльмирабызның якты дөньядан китүенә 8 ай. Бик күп сораулар килә, балалары ничек микән? Әнисе ни хәлдә ничек түзә, дип. Ире ничек, балалары кем белән... Шул сорауларга җавап бирергә булдык.
Әнисе нык кайгыра, бик авыр инде шул, үз балаңны җиргә иңдерү. Атна саен әнисе, энесе һәм киленнәре белән зиратка барып су сибәләр. Дога кылып кайталар. Эльмирабызның балалары яшәргә көч бирә. Ире исән-сау, эшләп йөри, шулай ук кайгыра, борчыла, ир хатынсыз, ә балалар әнисез, өйдә буш, нурсыз инде әни булмагач.
Балалары әтиләре белән! Кызлары Диана 9 сыйныфны тәмамлады һәм уку йортына керә. Уллары Артём 3нче сыйныфка күчә.
Аллаһ Тәгалә гаиләсенә сабырлык, тынычлык һәм көч бирсен. Бик зур кайгыларын уртаклашабыз. Эльмирабызның караңгы гүре якты булсын. Урыны оҗмах түрендә булсын, Әмин. Бары тик дога гына кирәк хәзер. Эльмира Наил кызы", - дип язган Алсу.
Фото: социаль челтәрләрдән.