+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
21 август 2023, 14:10

"Бер генә нәрсә кәефне кыра..."

Зөлфия белән Җәвит Шакировларның гаилә корып яшәүләренә 36 ел булып киткән. 

"Бер генә нәрсә кәефне кыра...""Бер генә нәрсә кәефне кыра..."
"Бер генә нәрсә кәефне кыра..."
 Шушы уңайдан Җәвит Шакиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә матур гына пост язган.

"Бүген безнең гаилә корып яши башлаганыбызга 36 ел. Бер-беребезне белгәнгә, мәктәп елларын, аннары Зөлфия - Уфада, мин Стәрледә укыган чаклар, район смотр концертларында чыгыш ясаган, укуларны тәмамлагач очрашып, капка төбендә йолдыз санаган, Зөлфиянең авылына бер күрер өчен ничә чакрымнар җәяү барып йөргән чаклар, аннары мин Казанга киткәч, Уфа - Казан арасында хатлар язышып, Бауман урамының башында урнашкан переговорныйда сәгатьләр буе телефоннан сөйләшеп туймаган чакларны кушсаң, күпме буладыр...

Шулай да бер генә нәрсә кәефне кыра...
 
Тиз, сизелми үтеп киткән вакыт! Яратып, яратылып, бер-беребезне аңлап, ышанып яшәгәнгәдер? Бәлки, бер профессия кешеләре булгангадыр? Бәлки, дөрес тәрбия алгангадыр? Уйларыбыз, фикерләр, максатлар бер булгангадыр?"

Шуңа микән, ничек уйлыйсыз?

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас