+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 август 2023, 10:35

Акмулланың фаҗигале үлеме

Бу вакыйганың җәмгыятьтә зур резонанс тудыруы әлеге шәхеснең һәр төбәктә киң билгеле булганлыгын раслый.

Акмулланың фаҗигале үлемеАкмулланың фаҗигале үлеме
Акмулланың фаҗигале үлеме

Бу аянычлы вакыйга хакында зур булмаган хәбәр, әүвәл тарихчы, филолог һәм журналист Габделбари Баттал тарафыннан төзелеп, 1904 елда Казанда бастырылган “Акменла әфәнденең иншад итдеге мәнзумәтилә башка бер кач мәншәдатыны вә кәндесенең тәрҗемәи халене мөштәмил мәҗмугадер” дигән китапта китерелә. Ул, шагыйрьнең үлем фаҗигасен бәян итеп, җинаятьнең Уфа губернасы Златоуст өязе Мәчетле авылыннан Гафиятулла Байморад угылы һәм Шәриф авылыннан Дәүләтшаһ тарафыннан башкарылуын яза. Галим, шулай ук, мәрхүмнең җеназасын Миәстә хәзер дә (ягъни китап нәшер ителгән вакытта – Р. И.) имам һәм мөдәррис булган Сәлахетдин бине Сахипзадә әл-Әнкәби укуын белдерә. Әлеге мәгълүмат алга таба башка чыганакларда да артык үзгәртүләрсез урын ала һәм әйтелгән дин әһеленең исеме дә очраштыргалап куя.
Г. Батталның Акмулла белән кызыксынуының нигезле сәбәпләре булган булса кирәк, чөнки ул Троицк шәһәре мәдрәсәләренең берсендә белем ала, шунда ук укыта.

­­Үткән елда безнең тарафтан төзелеп, “Рухият” хәйрия фонды тарафыннан нәшер ителгән “Мифтахетдин Акмулла: тормыш юлы һәм иҗаты” дигән китапка шагыйрьнең казах шәкертләреннән берсе булган Дусмаил Качкынбаев истәлегенең тулы тексты да урнаштырылды. Дөрес, ул фәндә билгеле булса да, моңа кадәр дөнья күргән хезмәтләрдә аннан өземтәләр генә китерелгән иде. Бу истәлек Акмулла турында белгәннә­ребезне тагын да киңәйтә, яңа мәгълүмат белән баета. Шул исәптән билгеләнгән темага да шактый ачыклык кертә. Шунысын да әйтергә кирәк: Д. Качкынбаев шагыйрь турында мәгълүмат туплый башлавын “Вакыт” гәзитенең 24 апрель санында бастырган “Шагыйрь Акмулла хакында” дигән мөрәҗәгатендә белдерә. Аерым алганда, ул анда шулай ди: “Мәшһүр шагыйрь Акмулланың тәрҗемәи хәлен һәм матбугатка кермәгән ши­гырьләрен җыеп, тәртип итеп бастырмак буламын. Мәрхүмнең тәрҗемәи хәлен мөкәммәл һәм дөрест итеп язу өчен анда асыл ватанындагы ага-энеләренә һәм бу вакытта терек калган гасырдашларына үтенеп мөрәҗәгать итәмен: Акмулла мәрхүм безнең бу якка килгәнче, ягъни 24 яшенәчә булган хәлләрне язып йибәрергә үтенәмен...” Алай гына да түгел, ул Акмулланың якташларына, Себер тарафындагы казахларга аерым мөрәҗәгать итә.
Истәлегеннән күренгәнчә, Д. Качкынбаев Акмулла турында күп мәгълүмат туплаган. Шуңа күрә шагыйрьнең фаҗигале вафаты һәм аны соңгы юлга озату вакыйгасы да, башка чыганаклардан аермалы буларак, шактый әтрафлы тасвирланган:
“Мин дә бу елны, 1895 елны, 15 үктәбердә ишан хәзрәт мәдрәсәсенә (Троицктагы Зәйнулла Рәсүли мәдрәсәсенә – Р. И.) килеп тә йиттем. Килгәч, хәзрәт ахшамнан чыкмаган икән. Чыгуына мәчет алдында көтеп, хәзрәткә күрешкәнемдә хәзрәттән: “Дусмаил, Акмулланы Миәстә Сарастанда кеше үтереп киткән, дип, яңа пристав килде, аның якыннары бармы, дип, сорашты”, – дип миңа ишеттерде. Мин дә “Рәҗигун” аятен укып, нишләргә белми калдым. Мәрхүм әлеге сукыр Хуҗай мулла илә ул кызга ничә мәртәбә барса да, һичбер дә туры китерә алмай, сукырны өенә китереп ташлап, янәдән барырга чыгып, Сарастан стансасында бире бер тегермән булып, ул тирмәннән бире бер елга буенда атын ашатырга куеп, үзе шәм ягып китап карап утырганда аңсыздан ике угыры килеп, карнын пычак белән ярып үтереп, ике атын, киемнәрен вә гайре нәрсәләрен алып, теге агып яткан җылгага ташлап киткәннәр (Каулә иннә лиләйһи вә иннә иләйһи рәҗигун). Биш көн үткәннән соң Миәс һәм Залатауст тарафыннан балаларын мәдрәсәгә китергән башкортлардан сорашып, аның калаенча дәфен ителгәнен сорап мәгълүмат ала башладым. Башкортлар бу тарикъ илә (бу рәвешле) сөйләделәр: “Әүвәл шул елга буенда ничә мәртәбә кунып һәм көндез ат ашатып “Шул тирмән янындагы җылгада ат ашатуга һичбер җир күрмәдем”, дип. Иртәгесен тирмәннең маллары чүп (печән) ашарга чыкканында җылгадан су эчкәнендә мәетне күреп, сыерлар үкереп-бакырып ятканында сыер көтүчесе килеп караса, су эчендә бер кеше үлеп ятканын күреп, хуҗасына әйткән. Хуҗасы да Миәстәге приставка килеп мәгълүм итеп, пристав килеп караса, мәшһүр Акмулла икәнен танып, арбасы илә калган нәрсәләрен алып, Миәснең каравыл өенә китерделәр. Китереп куеп, һәр якка публикация иткән 3-4 көннән соң әкърәбәсе (якын туганы – Р. И.) мин дип, һичкем килмәгәч, начальстволар мөселманнар кулына биреп, Миәстәге Сәлах хәзрәт үзенең ике шәкертенә юдырып, мөселман мәкъбәрәсенә (ка­берлегенә – Р. И.) дәфен иттергән (рәхмәтуллаһи галәйһи рәхмәтән васыйгатән).
Кыш урталарында ишан Зәйнулла хәзрәт таш яздырып, Троискида мәгълүм бәдәлче (ялланып, башка кеше өчен хаҗга баручы – Р. И.) Һади хаҗига алып баргызып башына куйгызган (мин дә 1900 елны 6 июльдә хаҗдан кайтышта Миәс стансасында төшеп, остаз мөбарәккә зиярәт итеп, Коръән укып, рухы галиясенә багышлап, каберендә бераз утырып, яңадан вагонга утырып киттем). Шул [18]95 елны Акмулланы юган Сәлах хәзрәтнең ике шәкерте ишан мәдрәсәсенә килеп торды.
Берсе Шакир исемле – Самар губернасы, икенчесе Кәбир исемле – әүвәлдә Нургали Буави хәзрәт шәкерте икән. Болардан сораштым калаенча юганнарын. Болар әйттеләр: “Без юарга барсак, караулкада такта өстенә яткызып куйганнар икән. Бер кулы илән карынын тотып катып калган. Дәхидә бер аягын яурынына ябешеп һәм эче пычак илә ярылган урыныннан йодрык хәтле мае чыгып тора.
Шуннан соң су коеп юа башлаганнан соң кулы илә аягы җебеп сузыла башлады. Аяк-кулларын тәмам урыннарына куеп, чыккан маен да кайтадан урынына салып тегеп куйдык”, – диде.
Бер көнне мәдрәсәдә утырганымда Акмулла мәрхүм үлгән вакытларында Кыйгы (хәзерге Башкортстан Республикасының Кыйгы районында Югары Кыйгы (район үзәге) һәм Түбән Кыйгы дигән авыллар бар. Текстта аларның кайсы хакында сүз барганлыгын ачыклау мөмкин түгел – Р. И.) тарафыннан, атын оныттым, Минһаҗмы, Гыйлаҗимы инде, Акмулланың бик дустларыннан иде, мин дә аны күргәч, күземнән яшь чыгып: “Йә агай, Акмулла кайда, кай вакытта үлгәнен ишеттең вә кемнәргә ишеттердең?” – дидегемдә, бичара агай да күңеле йомшарып, күзләре яшәреп: “Мин бераз кешедән борын ишеттем”, – диде.
Ишетү белән Залатаустка барып, Бәсимевкә юлыкмакчы булып бара ятканда Бәсимев урамда катайт итеп йөри икән. Алдында торып сәлам биргәч: “Йә, ни йомыш, ни хәл”, – дидегендә, мин дә: “Хәл бер төрле, әфәндем, Акмулланы Сарастанда кеше үтереп киткән, дигәнемдә ап-ак булып каны китеп, төсе бозылып: “Үтерүчеләр табылмадымы?” – дидегендә, “юк” дидем. Алайса, аны үтерүчене дөньяның өстендә булса, миңа табу лазем булсын, дип атын юргызып өенә кайтты”, – диде.
Моннан соң күпкә бармай, алар тотылып, хибескә ябылган. Аларның кем икәнлеге һәм җәзалары Габделбари әфәнденең язганнарында мәгълүм. Ул мәлгуньнәр илә хибестә бергә яткан казах бурларыннан Әлмөхәммәт морза Булат угылы дигән казах сөйләп йөргән, дип ишеткәнем бар:
“Без Акмулланы әүвәлдән саклап йөрсәк тә, рәтен китерә алмай идек. Бер көнне Сарастаннан эчеп кич белән килә ятканыбызда ялтыраган утка килсәк – әлеге саклап йөргән Акмуллабыз икән. Күргәч, кызыктык та, иттифакый (бергә – Р. И.) бардык та эчен ярып үтереп, атлары илән затларын алып, бары 25 тәнкә акчасы бар икән, шуны алып киттек”, – дип, әйткәнен”.
Күренгәнчә, бу канлы вакыйга җәмә­гатьчелектә киң яңгыраш алган. Дәүләтнең тиешле оешмалары да мәсьәләгә җитди караган. Туганнары килмәсме, дип, әүвәл тирә-якка хәбәр бирелгән. Өяз полициясе вәкиленең үтерүчеләрне табуны үзенең хезмәт вазыйфасы буларак кына түгел, ә намус эше итеп каравы да күп нәрсә турында сөйли. Нәтиҗәдә, җинаятьчеләр тотылып, төрмәгә ябыла. Приставның Акмулланы тануы – шагыйрьнең ул якларда яхшы таныш булганлыгына тагын бер дәлил.
Туганнары, димәктән. Д. Качкынбаев истәлегеннән күренгәчә, 1896 елның кышында Акмулланың бертуган энесе Әхмәди һәм тагын бер кеше шагыйрьдән калган мирасны алырга Троицкига килә. Башта алар Тау Карагайдагы Мыктаган дигән казахка барып, анда сакланган әйберләрен һәм китапларын алып кайталар. Аннары
З. Рәсүли, мәрхүмнең исән вакыттагы васыяте буенча, китапларын өчкә бүлеп, тиешле булганнарын Әхмәдигә бирә.
Бу хосуста Р. Фәхретдинов шундый мәгълүмат китерә: “Акмулланың Әхмәди исемендә энесе Туксанбай авылында гадәти кешеләрдән булып тереклек итәдер. Акмулладан калган бар кадәр байлыкны җыеп алып кайтты, диделәр. Шул җөмләдә китап­лары вә мөҗәммегъләре, язулары һәм дә бер чапаны, шәһид ителгән вакытында өстендә булган ак төстә бишмәте булып, бу бишмәтендә үлтерүчеләрнең хәнҗәр берлә санечкән урыннары булганлык та ишетелде”.
Аңлашыла ки, Д. Качкынбаев Троицкига Акмулланы җирләгәннән соң якынча 2-3 көн үткәч килгән булып чыга. Шуңа күрә мәгълүматны вакыйганы төгәл белүчеләрдән алган. Ләкин мәрасемнең ничек башкарылуын, җеназа намазын кем укуын һ. б. турында белешмә китерми. Остазының каберен шул вакытларда ук зиярәт кылганмы-юкмы, бу да билгесез. Әмма, үзенең хәбәреннән күренгәнчә, 5 елдан соң ул аны бик җиңел тапканга охшый.
Чыганакларда еш телгә алынган Сарастан исә – электән Урал казаклары яшәгән урыс авылы. Казах галиме Б. Кенжебаев үзенең хезмәтләрендә, нишләптер, Акмулла шунда җирләнгән, дип яза. Аның бу фикере Б. Исхаков тарафыннан да кабатлана.
1924 елда Акмулланың үлүенә 30 ел тулу алдыннан “Башкортостан” гәзитенең 27 сентябрь санында фольклорчы Сәгыйть Мирасов “Акмулла” дип аталган мәкаләсендә җинаятьнең Исәнгилде исемле казах стар­шинасының дусты башкорт старшинасы Буранголның кушуы буенча башкарылуын язып, сәбәпне төрле социаль катламнарның үзара көрәшенә кайтарып калдыра. Бу тенденция алга таба да дәвам иттерелә. Мәсәлән, язучы, әдәбият белгече һәм туган якны өйрәнүче Александр Шмаков “Күрәсең, шагыйрьне патша власте һәм аның чиновниклары үтерткәндер, ә юлбасарлар һөҗүме турындагы уйдырма чын үтерүчене яшереп калдыру өчен кирәк булгандыр”, – дип яза. Әдәбиятчы Мәсгуть Гайнетдинов болай ди: “Акмулла җирле түрәләргә каршы юнәлдерелгән ниндидер бер оппозицион хәрәкәт тәэсирендә булган булса кирәк”.
Д. Качкынбаев истәлегеннән күренгәнчә, бу бернинди дә “заказлы үтерү”гә охшамаган, җинаятьчеләр – шул чорның гап-гади юлбасар угрылары. Язучы һәм әдәбият галиме Мөхәммәт Галинең дә фикере шундый. Әмма шунысы билгеле: мондый җинаять өчен юл – туп-туры гомерлек каторгага.
Истәлектә шагыйрьнең каберенә таш куйдыру мәсьәләсенә дә ачыклык кертелә. Аны Зәйнулла Рәсүли яздыртып әзерләткәнлеге инде мәгълүм иде. Ә аны илтеп куючы игелекле затның Һади исемле хаҗи булганлыгын беренче мәртәбә беләбез.
Акмулланың кабере 1959 елда язучы һәм галим Кирәй Мәргән (Кирәев Әхнәф Нури улы) җитәкчелегендәге гыйльми экспедиция тарафыннан ачыклана һәм бу хакта ул матбугатта мәкалә бастыра. Бу шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен өйрәнү юнәлешендә зур вакыйгаларның берсе була. Чөнки, беренчедән, аның табылуы үзе зур әһәмияткә ия булса, икенчедән, кабер өстенә куелган ташның яхшы хәлдә саклануы әдип турындагы мәгълүматны тагын да тулыландыра. Ташта уйма ысул белән язылган текст шундый:
Къәтле шәһидән
сәнәти 1313-нче фи сәманийәти
җөмадәл-уля фи ләйләти үл-җомга
мулла Мифтахетдин әл-мәгъруф
би Акмулла ибне Мөхәммәдъяр хәлфә
нәсәбән вә ибне мулла Кәмалетдин
тәрбиятән. Тәммә, тәммә.
(Шәһидләрчә үтерелгән,
1313 [һиҗри] елда сигезенче
җөмадиәл-әүвәлдә, җомга көне кичен
Акмулла исеме белән билгеле
мулла Мифтахетдин,
нәсел буенча атасы
Мөхәммәдъяр хәлфә, тәрбия буенча
атасы мулла Кәмалетдин.
Тәмам, бетте).
Бу мәгълүмат Д. Качкынбаев истәлегендә дә бар. Ул аны язып алгандырмы, яки хәтерендә калганча китергәндерме – мәгълүм түгел. Чөнки анда зур булмаган кайбер төгәлсезлекләр күзәтелә.
Тарихчы галим М. Госманов 1980 елның җәендә, археографик экспедиция вакытында Акмулланың каберен зиярәт кыла, ташны яңадан тикшереп укып чыгуларын яза. Ул шулай ук аның сурәтен дә алдыра.
К. Мәргән мәкаләсеннән аңлашылганча, алар каберне үзләре эзләп тапкан. М. Госманов та аның ничек табылуы хакында мәгълүмат китерми. Бу уңай белән шундый урынлы сорау барлыкка килә: Миәс шәһәрендә яшәүче татар һәм башкорт җәмәгатьчелегендә шагыйрь каберенең зиратта тәгаен кайдалыгы буыннан-буынга тапшырылып килмәдеме икәнни? Ничек кенә булмасын, таныш булмаган зиратта нинди дә булса каберне аны белгән урындагы кешедән башка табу бик үк мөмкин булмаганлыгы билгеле факт.
Әйтергә кирәк, таштагы текстның эчтәлеге Р. Фәхретдиновка мәгълүм булган булса кирәк. Бу хакта ул шулай яза: “Моның кабере өстенә шәех Зәйнулла хәзрәтләре исем вә нәсәбене һәм дә тарих вафатыны яздырып таш утырттырды, диләр”. Нәкъ шундый ук мәгълүматны Г. Баттал да китерә.
Акмулланың тууына 150 ел тулу уңае белән аның кабере өстендә төзекләндерү эшләре башкарыла. Ләкин шул вакытта андагы элекке таш алынып, Миәс шәһәренең туган якны өйрәнү музеена куела. Шагыйрьнең 175 еллык юбилеенда ул янә үз урынына кайтарыла.
Акмулланың җеназа намазын укып, аны соңгы юлга озаткан шәхесләрнең берсе бул­ган Сәлахетдин әл-Әнкәби кем соң ул?
Бу шәхес, чыганаклардан күренгәнчә, 1862 елның 29 сентябрендә Сембер губернасының Атабай-Әнкәбә авылында крестьян гаиләсендә туган. Буа шәһәрендә 1нче Җәмигъ мәчет каршындагы “Нурия” мәдрәсәсендә танылган дин галиме, мәгърифәтче, педагог Нургали Хәсәновта укый, дини белем ала. Аның Миәс якларына барып чыгуы барыннан да элек анда мөселман җәмәгатьчелеге тарафыннан мәчет төзелү белән бәйле.
Билгеле булуынча, мөселманнарның үтенече буенча Ырынбур Губерна идарәсе 1891 елның 18 октябрендә Миәс заводында Җәмигъ мәчет төзергә рөхсәт бирә. Бу күркәм һәм саваплы эшне башкару өчен Троицк шәһәренең 2нче гильдия сәүдәгәре Галиулла Уразаев ярдәмгә килә. Ул мәчет һәм башка каралтылар өчен җир сатып ала. 1894 елда Аллаһ йорты файдалануга тапшырыла.
Шәһәр мөселман җәмәгатьчелегенең вәкаләтле вәкилләре Шакирҗан Әдеһәмов һәм Хәйретдин Солтанов Сәлахетдин Бәшировны мулла итеп сайлау турында мәхәллә халкы тарафыннан җыйган приговорны губерна хакимиятенә җиткерәләр. Уфа шәһәрендә Диния нәзарәтендә тапшырган имтихан нәтиҗәсендә Губерна идарәсенең 1894 елның 20 декабрендә имзаланган 1268 санлы карары нигезендә ул Җәмигъ мәчетенә ахун, имам-хатыйб һәм мөдәррис итеп билгеләнә.
Журналист Фәрит Фаткуллин “Кызыл таң” гәзитенең 2006 елгы 14 сентябрь санында бастырган “Азия белән Европа чигендә” дигән мәкаләсендә С. Бәширов турында сүз алып барып, шулай яза: “...Акмулла турындагы китапларда Бәширов фамилияле мулла телгә алына. Заманында ул Франциянең Сорбонна университетын тәмамлаган тирән белемле, бай китапханә тоткан шәхес булган. Миәстәге мәчетне дә ул салдырган, шәһәргә килгәндә Акмулла шул муллага фатирга төшә торган булган. Күптән түгел шул мулланың фоторәсемен һәм оныгын тапканнар”. Бу мәгълүматның күп өлешен раслый яисә кире кага торган чыганаклар әлегә безнең карамакта юк. Һәрхәлдә, ул әйтелгән югары уку йортында белем алган булса, заманында аның юридик факультетын тәмамлаган Садри Максуди, физика-математика бүлеген тәмамлаган Сара Шакулова кебек күптән мәгълүм булыр иде.
Дөрес, ул китаплар да язган, нәширлек эше белән дә шөгыльләнгән. Әйтик, аның “Бәянел-Хикмәт моталәга” китабына иң югары шәрех” дигән хезмәте 1892 елда Казанда басылып чыккан.
Кайчандыр Ш. Мәрҗанинең кайбер фикерләре белән килешмәвен ачыктан-ачык белдергән Нургали Хәсәновны тәнкыйтьләп, аңа аерым шигырь багышлаган Акмулланы соңгы юлга озатучылар арасында соңгы­сының шәкертләре булуы язмышның бер гыйбрәтле күренеше булса кирәк.
Безгә үткән елның 25 октябрендә Миәс шәһәрендә Төбәкара II Акмулла укулары конференциясе эшендә катнашырга туры килде. Әлеге чара вакытында өйлә намазыннан соң Акмулла каберен зиярәт итәргә һәм киң җәмәгатьчелек белән берлектә аның рухына дога кылырга насыйп булды.
Шулай итеп, Акмулланың фаҗигале вафаты һәм аны соңгы юлга озату вакыйгалары, аларга бәйле кайбер шәхесләр турында әлегә кадәр билгеле булмаган яңа мәгълүмат белән таныштык. Шагыйрьнең тормыш юлын өйрәнү юнәлешендә бу мөһим әһәмияткә ия.

Рамил ИСЛАМОВ,
филология фәннәре докторы.
Казан шәһәре.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас