+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
23 август 2023, 09:30

"Муха-Цокотуха" Санкт-Петербургка бара

Санкт-Петербургта Башкортстан көннәре мәдәни программасы кысаларында 25-27 августта Башкорт дәүләт курчак театры Дәүләт академия хор капелласы каршындагы мәйданчыкта “Ҡурсаҡ-бәйрәм” уен программасын тәкъдим итәчәге турында хәбәр иткән идек.

"Муха-Цокотуха" Санкт-Петербургка бара"Муха-Цокотуха" Санкт-Петербургка бара
"Муха-Цокотуха" Санкт-Петербургка бара

Бу көннәрдә тамашачылар Башкорт курчак театрының «Гуси-лебеди» музыкаль әкиятен, «Муха-Цокотуха» спектаклен һәм Александр Пушкинның өлкәнрәк аудитория өчен «Таш кунак» пьесасы буенча сәхнә әсәрләрен күрәчәк.

"Муха-Цокотуха" спектаклен 2016 елда Уфада Яр Чаллыдан режиссер Игорь Клюев куйды. Постановка һәрвакыт аншлаглар җыя. Ә өч ел элек Башкорт дәүләт курчак театры артисты Татьяна Кузьменко тарафыннан куелган «Гуси-лебеди» урыс халык әкиятен агымдагы елның маенда Яр Чаллы шәһәрендә үткән төбәкара фестиваль жюрие югары бәяләде, аны «Иң яхшы актёр ансамбле» номинациясендә лауреат дипломы белән билгеләде, дип яза resbash.ru сайты.

Фото: resbash.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас