+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
24 август 2023, 10:35

Евразия халыклары ассоциациясе җитди максатлар куеп эшли

Республика белән идарә итү үзәге мәйданчыгында Евразия халыклары ассамблеясе Генераль һәм Евразия халыклары ассамблеясенең Башкортстандагы вәкиллегенең иҗтимагый советларының киңәйтелгән берлектәге утырышы узды.

 Анда оешма вәкиллекләре эшчәнлегенең нәтиҗәләре каралды.

Иртәнге якта Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Евразия халыклары ассамблеясе вәкиллегенең бизнес-ашын үткәрде. Чарада Евразия халыклары ассамблеясе генеральный секретаре Андрей Бельянинов, төбәк хакимияте һәм бизнес органнары вәкилләре, экспертлар катнашты.

Хөкүмәт Рәисе гастрономиянең мәдәниятләр һәм традицияләрнең аерылгысыз өлеше булуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә гастрономия туризмы миллионлаган сәяхәтчене җәлеп итә, алар чын кухняның тәмен тоярга һәм һәр төбәкнең мәдәнияте турында күбрәк белергә тели. Министрлар кабинеты башлыгы сүзләренчә, гастрономия туризмы халыкара хезмәттәшлек күперләрен һәм халык дипломатиясен булдыруның иң нәтиҗәле механизмнарының берсе булып тора.

Хөкүмәт Рәисе Русия рестораторлары һәм отельерлары федерациясе президенты Игорь Бухаровка ресторан бизнесын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен туклану индустриясе өлкәсендә «Алтын буфет» премиясен тапшырды.

Киңәйтелгән утырышта Андрей Назаров, Андрей Бельянинов, аның беренче урынбасары, Секретариат җитәкчесе Светлана Смирнова, Үзбәкстан Республикасында ШОС халык дипломатиясе үзәге директоры Кабулжон Сабиров, Русия Федерациясендә ШОС халык дипломатиясе үзәге директоры Станислав Королев, Русия дипломатлары ассоциациясе советы җитәкчесе Игорь Халевинский, шулай ук Евразиянең тагын 15тән артык иленнән Генераль совет әгъзалары катнашты.

Үз чыгышында Андрей Назаров Евразия халыклары ассамблеясе җитәкчелегенә Башкортстан вәкиллегенә һәрьяклап ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

- Бүген Ассамблея составына вәкиллектән 52 әгъза керә, алар - эре бизнес-берләшмәләр, профсоюз, иҗтимагый һәм спорт оешмалары вәкилләре. Вәкиллек структурасында профильле 4 комитет булдырылган: сәнәгатькә ярдәм итү һәм үстерү; Италия белән хезмәттәшлек итү; рухи мәдәният, әдәбият һәм сәнгатьне үстерү; Олимпия уеннарына кермәгән һәм милли булган спорт төрләрен үстерү. Урындагы вәкиллекләр ачу практикасы җайга салынды, аерым алганда, Сибай шәһәрендә урындагы бүлекчә ачылды, – дип сөйләде Андрей Назаров.

Ул билгеләп үткәнчә, вәкиллек әгъзалары Италия һәм Русия эшкуарлары арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен ышанычлы атмосфера булдыра алган, спорт, туризм, мәдәният, бизнес өлкәсендә берничә эре чара оештырган.
Агымдагы һәм киләсе елга вәкиллек тарафыннан шулай ук халыкара һәм эшлекле хезмәттәшлек, туризм, мәдәният, мәгариф, спорт өлкәсендә, шулай ук сәүдә-сәнәгать мохитендә, шул исәптән экспорт, импорт, финанс, инвестицияләр һәм инновацияләр өлкәсендә тупланган тәҗрибә һәм мәгълүмат алмашуга юнәлтелгән чаралар планлаштырылган.

Утырыш барышында, шулай ук, хөкүмәтнеке булмаган «Евразия халыклары ассамблеясе» халыкара оешмалар берлеге һәм «Италия традицияләре һәм мәдәнияте «Сант Агостино» төбәк иҗтимагый оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Бу хакта тулырак https://pravitelstvorb.ru/news/21625/ сылтамасы аша укырга мөмкин.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас