+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 август 2023, 16:15

Башкортстан рәссамы "ФормART" фестивале финалына чыкты

Башкортстанның Әлшәй районы сынлы сәнгать укытучысы Руфь Бикмаева "ФормART" Идел буе федераль округының урам сәнгате фестивале финалына Уфада Мәгариф үсеше институты фасадын бизәгән "Белем юлы" граффитие белән чыкты.

Башкортстан рәссамы "ФормART" фестивале финалына чыктыБашкортстан рәссамы "ФормART" фестивале финалына чыкты
Башкортстан рәссамы "ФормART" фестивале финалына чыкты

Хәзер ул акчалата бүләк һәм конкурсның төп бүләге — 2024 елда Киров шәһәрендәге биналарның берсенә үзенең эскизын ясау мөмкинлеге өчен көрәшәчәк.

Фестивальнең җиңүчесе бүген кич билгеләнәчәк, тантананың онлайн-трансляциясе түбәндәге сайтта алып барылачак: formartpfo.ru.

Барлыгы "ФормАРТ"та 119 меңнән артык кеше катнашты, ә йомгаклау этабына 14 эш узды.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас