+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 август 2023, 04:23

Санкт-Петербургта Полярчылар музееның күчмә күргәзмәсе ачылды

Санкт-Петербургта Русия Арктика һәм Антарктика музеенда В. И. Альбанов исемендәге Полярчылар музееның "Башкортстан диңгезчеләре Ватанга хезмәттә!" дип аталган күчмә күргәзмәсе ачылды. Тантаналы чара бер үк вакытта Санкт-Петербургта Башкортстан Республикасы көннәренә старт бирде.

Санкт-Петербургта Полярчылар музееның күчмә күргәзмәсе ачылдыСанкт-Петербургта Полярчылар музееның күчмә күргәзмәсе ачылды
Санкт-Петербургта Полярчылар музееның күчмә күргәзмәсе ачылды

Ачылу тантанасында катнашучыларны республика мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина сәламләде. Ул Арктика һәм Антарктика музеена җылы очрашу һәм Уфа Полярчылар музее белән яхшы хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

Русия Арктика һәм Антарктика музее белән, Наталья Петрова билгеләп үткәнчә, элемтәләр елдан-ел ныгый һәм бүген аларны дустанә һәм профессиональ дип атарга мөмкин. Питерлылар "Альбанов укулары"нда катнаша, уфалылар Невадагы шәһәргә төрле күргәзмәләргә килә.

Күргәзмә кунаклары арктик музейда “Уфа” суасты көймәсе макеты, көнкүреш әйберләре, фотографияләр, хәрби диңгезчеләр биографияләреннән өзекләр белән таныша алды.

- Санкт-Петербург музее белән хезмәттәшлек безнең өчен зур әһәмияткә ия. Бу - зур, йөз елга якын тарихы булган федераль музей. Монда безнең өчен әһәмиятле уникаль чыганаклар саклана. Без хезмәттәшлекне дәвам итәрбез. Бүгенге күргәзмә зур түгел. Ә киләсе елда Арктика музее безгә Брусилов-Альбанов экспедициясенең Вениамин Каверин иҗатына йогынтысына багышланган «Каверин 2.0» проекты кысаларында экспозиция алып киләчәк, - дип белдерде Оксана Мальцева.

"Башкортстан диңгезчеләре Ватанга хезмәттә!" күргәзмәсе Арктика һәм Антарктика музеенда 30 сентябрьгә кадәр күрсәтеләчәк. Экспонатлар белән янәшә QR-кодлар урнаштырылган, алар буенча теләгән һәркем аудиоэкскурсияне тыңлый алачак.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас